Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бер-береңә ел символы төшерелгән сувенир, магнит бүләк итү дөресме?

Яңа елга кагылышлы сорауларга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде.

Фото: ясалма интеллект

–  Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бер-береңә ел символы төшерелгән сувенир, магнит бүләк итү дөресме?

– Юк, алар инде амулетка тиң әйберләр санала. Динебездә, ел уңышлы булсын дип, ниндидер сувенирлар бирешү бөтенләй хупланмый. Бу – ырым-шырым гына. Халык исә аңа бик тиз күнүчән. Без бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз. Тормышларның тыныч, тәннәрнең сәламәт, гаиләләрнең бәрәкәтле булуының төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә ел алышкан вакытта, Яңа ел кичендә Аллаһтан: «Я Раббым, безгә киләсе елны хәерле, тыныч, бәрәкәтле кыл», – дип сорап, дога кыла алабыз.

– Димәк, Яңа елда бер-береңә теләк теләү дә гөнаһ түгел?

– Юк, гөнаһ түгел. Әмма бер-береңне: «Бәйрәм белән!» – дип түгел, киләсе елларыбыз хәерле, имин булсын иде, дип тәбрикләү хәерлерәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев