Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Балаларыбыз өчен чын күңелдән дога кылыйк

Өч кешенең: ата-анасының баласына кылган догасы; мосафирлар теләге; рәнҗетелгән кешеләр догасы һичшиксез кабул ителер.

Әлхәмдү лил-Ләәһи Раббиль гәәләмиин әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн...

Йә, Аллаһ!
Йә тиңдәше булмаган юмарт, мәрхәмәтле, олуг Раббым! Син безне юктан бар кылып, безгә төрле нигъмәтләреңне бүләк итүче бөек илаһи Зат... Шушы нигъмәтләр арасында безнең өчен бик тә кадерле булган олуг нигъмәт ул – безнең балаларыбыз...

Йә, Аллаһ! Йә Рахмән! Йә Рахим! Йә Кәрим! Йә Хәфиз! Йә Мүҗиб!
Синең гүзәл исемнәрең илә ялварып, безнең балаларыбызның Үз Рәхмәтеңдә булуларын сорыйбыз.

Йә,Раббым!
Газиз балаларыбызга хәерле гомер биреп, аларның иманлы, тәүфыйклы, тәртипле булуларын насыйп ит...

Йә, Аллаһ, балаларыбызның тәнен сәламәт кылып, аларны һәртөрле авырулардан сакла, авырганнарына шифа бир.

Йә, Аллаһ, балаларыбызның күңелен саф, якты, нурлы кылып, аларны начар гадәтләрдән, яман күзләрдән, шайтан зарарыннан – барлык төр явызлыклардан сакла, ярдәмеңнән ташлама.

Йә, Аллаһ, балаларыбызны гөнаһлардан, хаталардан һәм яман юлларга кереп китүләрдән имин кыл, яхшы холыклы булганнарын яхшылыкларында дәвамлы кыл, тәртипсезләренә йомшак күңел, күркәм холык, тәүфыйк-һидәять бир... Газизләребез әти-әнисен яратып, хөрмәт итеп яшәсеннәр, сүз тыңлаучан, итагатьле булып, тыңлаусыз, каты бәгырьле булмасыннар.

Йә, Аллаһ, йә Раббыбыз!
Безнең балаларыбызны имин кылып, явыз бәндәләрдән, усал хайваннардан, табигать бәла-казаларыннан, юл һәлакәтләреннән һәм һәртөрле зарардан саклавыңны Бер Үзеңнән ялварып сорыйбыз!

Йә, Аллаһ!
Балаларыбызга бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә кирәкле, файдалы булган белем бир! Ул белем аларга Сине яратып һәм Синең кушканнарыңны үтәп матур итеп, лаеклы яшәргә ярдәм итсен!

Йә, Аллаһ!
Балаларыбызның дәрәҗәсен югары кыл, тәүфыйк- һидәять, ихлас иман – олы Бәхет биреп, аларны йөрәк пакьлеге, шәфкать-мәрхәмәтлелек, йомшак холык белән бүләклә, түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан Үзең сакла, йә Раббым...

Йә, Раббым Аллаһ!
Балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир! Алар безнең йөз аклыгыбыз, күңел шатлыгыбыз булсын, ә без ахирәткә күчкәннән соң, безгә дога кылучылар булып калсын.
Әәмиин.

Әлхәмдү лил-Ләәһи Раббиль гәәләмиин әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн...
Раббәнәә әәтинәә фиддунья хәсәнәтәү, үә фил ахирати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә Әрхәмәрраахимиин!
Әәмиин

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев