Бәла-казалардан, һәртөрле явызлыклардан саклану өчен укыла торган дога
Аллаһыдан ихлас күңелдән сорасаң, теләкләр кабул була, диләр.
«Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү».
Мәгънәсе: «И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел, башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев