Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау дөресме?
Иман нуры

Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау дөресме?

Теләк теләгәндә, Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә күккә карау гөнаһлы итмиме? Бу хакта бер тапкыр булса да уйлаганыгыз булдымы?

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Без менә бу сорауларга ҖАВАП язарга булдык.

 Аллаһы Тәгаләне кайсы да булса урында (күктә, галәмдә, мәсәлән) дип уйлау Аны МӘХЛҮКЪларга тиңләү була.

МӘХЛҮКЪ ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгән дигән сүз. Ягъни Җир шарындагы барлык нәрсә, шул исәптән, без дә мәхълүклар саналабыз.

 Аллаһыны мәхълүкларга тиңләү, Аңа урын бирү КАТГЫЙ ТЫЕЛГАН, чөнки УРЫН – Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгән ӘЙБЕР.

 Димәк, Аллаһы Тәгалә күктә дип уйлау, күккә карап Аллаһыга мөрәҗәгать итү, Аллаһы кайда, дип сорау ТЫЕЛА!

Ибне Хәҗәр Әл-Гаскаләни рахимәһуллаһи: «Безнең акылыбыз Аллаһы белән бәйле серләрне аңларлык дәрәҗәдә түгел», – дигән.
 

Дин вә мәгыйшәт
Аллаhтан башка яшәмә

 


Нет комментариев