Туганнарыма дошман булдым (редакциягә килгән хат)
Эч серемне бушатырга булдым, кызлар. Туганнарыңа син берәр файда эшләсәң, җилкәңә атландырсаң гына якын буласың икән. Әгәр дә инде алар теләгәнне тыңламасаң, каршы әйтсәң – син дошман.
Без ирем белән Иделнең аръягындагы бер авылдан. Ул якларга, Казанга якын җирлекләргә караганда, цивилизация соңгарак калып килеп җитте: яхшы асфальт юллары да, газы-суы да, дигәндәй. Шуңа әти белән әни балаларын авылда калдырмаска тырышты, авылда калсаң харап буласың, диеп үстерделәр. Хәзерге кебек яхшы тормыш анда гомергә дә булмас кебек иде. Мәктәпне тәмамлагач, булачак ирем белән (без шул яшьтән үк бергә) югары белем алу өчен, Казанга юл тоттык.
Мин экономистка, ул юристка укып чыктык. Уку авыр бирелде, акчабыз бөтенләй юк иде, тулай торакларда түгел, икәү яшисебез килде. Арендаланган бүлмә өчен түләргә теләсә нинди эшкә алындык. Стипендиядән коры калмас өчен, тырышып укырга да кирәк иде. Лекцияләр һәм официант эше арасында йөгереп, яшәргә вакыт та калмый иде. Әле ял көннәренә рефератлар һәм курс эшләре дә алабыз (бәхеткә, үзләре язарга теләмәүче, әти-әниләре акчалы студентлар шактый), төннәрен үзебез яшәгән йорт подъездларын юабыз. Вакыт уза, дипломлы белгечләр булдык.
Һөнәребез буенча эш эзләү маҗаралары башланды. Әлбәттә, университетны яңа бетергән яшь белгечләрне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый. Иң түбән түләүле вазифаларга урнашып, авторитет яуларга, ә төннәрен өстәмә акча эшләүне дәвам итәргә туры килде. Тик без бергә идек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Шулар өчен мин иремә бик рәхмәтле. Авырлыкларны җиңәргә шуңа күрә хәлебездән килде.
Өч еллап шулай тырыша-тырыша маташкач, өстәмә акча эшләү ихтыяҗы бетте, ә тагын бер елдан соң «артык» акчабыз да барлыкка килде. Кафеларга, кино-театрларга йөри башладык, яңа киемнәр һәм көнкүреш техникасы алдык. Өйләнешү турында уйлана башладык һәм бер елдан соң, тыныч кына ЗАГСка барып язылыштык, әти-әниләр белән генә утырып алдык. Без бәхетле идек.
Берничә елда берникадәр акча тупладык һәм Яшел Үзәннән фатир сатып алдык. Казаннан түгел инде дә, әмма үзебезнеке булды. Йөреп эшләү проблема түгел. Тормыш үз чираты белән ага барды, без үз фатирыбызда бәхетле идек.
Әмма тынычлыгыбыз озакка бармады. Сүз тиз йөри, авылда да безнең зур фатирыбызда җитеш тормышта яшәвебез барысына да ишетелгән иде. Шәһәргә килергә йомышлары булган, әмма кунарга урыннары булмаган дуслар, туганнар күбәеп китте. Башта без барысына ярарга тырыштык, кадерле кунаклар итеп кабул иттек, кадер-хөрмәт күрсәттек, гәрчә үзләре буш кул белән килсәләр дә.
Шулай бер еллап узгандыр. Шул вакыт эчендә бөтен туганнарыбыз, туганнарның туганнары, аларның дуслары һәм без үзебез дә белмәгән әллә кемнәр бездә кунак булды. Әмма, өченче буын туганым үзенең икенче буын племянницасын, медицина көллиятенә кергәч, бер ел үзебездә тотуыбызны сорагач (кыз баланы тулай торакта тотасыбыз килми, имеш), сабырлыгым төкәнде.
Мин барысын да кире кага башладым, әмма кешеләрнең «юк» сүзен аңлыйсылары килмәде һәм барыбер безгә килүләрен дәвам иттеләр, хәтта алдан кисәтеп тә тормыйлар иде. Шуннан соң мин башкача эшләргә булдым. Кунакханәдәге бәяләрне белештем дә, килергә теләүчеләрдән кунып чыккан өчен үз бәямне сорый башладым. Үземнең һәм әти-әниләремнең адресына нинди генә «ягымлы» һәм «назлы» сүзләр ишетмәдем. Әйтеп бетерерлек түгел.
Тик мин үз сүземдә каты тордым, тиздән түләүсез яшәргә яратучылар юкка чыгып бетте. Бераздан әти-
әниләрне дә Яшел Үзәнгә күчердек, фатир алырга булыштык. Мин калган туганнарым өчен комсыз һәм саран. Булмагаем. Исем китми. Бу минем тормышым һәм мин үз гаиләм турында гына кайгыртырга бурычлы. Менә шундый туганнар һәм якыннар безнең. Ничә еллар үтсә дә үпкә саклап йөрүчеләре бар әле. Ярар, үз намусларында, исән-сау булсын барысы да. Минем кебек хәлләрне башларыннан кичерүчеләр барлыгына иманым камил, чөнки элек шундый «мода» иде ерак авылларда яшәүчеләрдә. Бәлки әле хәзер дә бардыр. Бу хатирә дә булды инде, эчемне бушату да. Газетада бастырсагыз, рәхмәтле булам.
Райондашыгыз
Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев