Шәм яктысында яхшырак (гыйбрәтле язма)
Иҗат

Шәм яктысында яхшырак (гыйбрәтле язма)

– Яшь чагымда мин надан идем һәм бернәрсәгә дә өйрәнергә теләмәдем. Хәзер инде өйрәнергә соң: кичә миңа җитмеш яшь тулды...

Карт падишаһ бервакыт үзенең министрына:

– Яшь чагымда мин надан идем һәм бернәрсәгә дә өйрәнергә теләмәдем. Хәзер инде өйрәнергә соң: кичә миңа җитмеш яшь тулды, – дигән.

Министр:
– Шулай да шәм белән яхшырак, – дип әйтеп куйган.
Падишаһ аңа аптырап караган да:
– Мин синең сүзләреңнең мәгънәсен аңламыйм. Минем әйткәннәргә шәмнең ни катнашы бар? – дигән.

Министр җавап биргән:

– Безнең балачакта һәм яшьлектә алган белемнәребез иртәнге кояш сыман. Ул тәвәккәл рәвештә төнге караңгылыкны куа, яхшы яктырта һәм барысын да яшәүгә уята. Үсеп җитлеккәч алган белем – ул кояшның баю алды кебек. Ул нур чәчми – әмма яктырта, кыздырмый – әмма җылыта һәм суыктан саклый. Ә инде картлыкта алынган белем – шәм уты кебек. Аның яктысы күп түгел. Ләкин, аңа өреп кара, сезне төн чолгап алачак. Дөм караңгыда яшәүгә караганда, шәм яктысында яхшырак.

Белем – безне гомер дәвамында җылытучы, саклаучы, шатландыручы һәм авырлыклардан саклаучы ут ул.

Фото: ясалма интеллект


Нет комментариев