Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Кәшфинең Сабан туе (шаян хикәя)

Кәшфи быел үзенә Сабан туе батыры булырга сүз бирде. Хәер, сүз биреп кенә калмады, аңа яхшылап әзерләнде дә: көн саен ике потлы гер күтәреп, беләк мускуллары тимер кебек булды аның хәзер.

Фото: ясалма интеллект

Әле беркөн хатынына: «Камыр батыр, дип көлгән идең, менә кара!» – дигән сылтау белән, авылдан истәлеккә алып килгән ат дагасын бөгеп күрсәтте. Моны күргәч, тегесенең күзләре шар булды, малай! 

Көн саен, каймак болгатып, йомырка эчә ул хәзер. Сабан туе батыры булгач, оятка калмас өчен, иткә симертелгән тәкәне күтәреп, ишегалдын ун тапкыр әйләнеп чыга. Туклыклы ит ризыклары гына ашарга тырыша, хатыныннан көн саен ит бәлеше пешертә.

Ат дагасын бөгеп күрсәткәч, инде хатыны да аның Сабан туе батыры булып каласына ышана башлады. «Батырым минем!» – дип кенә тора ул хәзер.

Дөрес, мәлҗерәмәсен, дип, иркә-назларын киметте киметүен. Ничава, батыр калыр өчен, анысына гына түзәргә була. Ирен кайгырту максатыннан бит!

Видеоязмадан карап, көн саен көрәш күнекмәләре ала Кәшфи. Үгез белән көрәшә алмый бит инде, аны егар өчен, көч кенә түгел, гайрәт тә кирәк. Көндәше булырга күршесе Кәләүне күндерергә туры килде. «Физик таушалу өчен!» – дип, күршесе бәяне ярты белән куйды. Андый чыгымны гына күтәрә ала инде Кәшфи. Тик үзе, форманы югалтмас өчен, тамчы да капмый.

Шулай өч ай буе тулы әзерлек узды ул. Ниһаять, Сабан туе көне җитте. «Көч биреп торырсың!» – дип, күршесе Кәләүне дә ияртте Кәшфи. Менә, башка ярышлар бетеп, көрәш башланды. Көндәшләрен баш аша бүрәнә кебек тәгәрәтеп кенә торды ул. Мондый хәлне гомер күрмәгән авыл халкы шаккатты. Батыр калгач, авылдаш мужиклар аны кулда күтәреп һавага чөйделәр һәм җилкәсенә алагаем зур тәкә салдылар. Аның белән мәйданны бер тапкыр гына түгел, өчне әйләнде Кәшфи. Сокланудан, мәйдан гөр килде. Кәшфи дә бурычлы булып калмады: тәкәне башкарып, авылдашларын шашлык белән сыйлады. Таңга чаклы гүләйт итәселәре иде дә…

Кәшфи шулчак хатынының: «Җаным, торасыңмы инде?! Бүген Сабан туе бит. Кунаклар килгәнче, юынып, чәй эчеп ал», – дигән сүзләренә уянып китте. «Их, төш кенә икән!» – дип, икенче ягына борылып ятты ул...

Фирдәвес Зариф. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев