«Ирем хезмәт хакы алган көнне скандал ясый һәм әнисе янына китә» (редакциягә килгән хат)
Кызлар, ирем турында сөйләп көлдерим әле үзегезне. Көлке инде, билләһи! Ирләр шундый хәзер – ир түгелләр, «мамкины сынки» барысы да. Шуңа күрә, ир-бала үстерүче әниләргә әйтәсем килә: сез улларыгызны кем итеп тәрбияләвегезне аңлыйсызмы ул? Чын «мужиклар» бетте, тышыннан ир кыяфәтле булса да, эче елак кыз кебек. Нинди гаилә башлыгы булачак инде ул, йә?! Мыскыл һәм җәфа!
Ирем белән ун ел яшәдек. Башта нормальный кебек иде, тора-бара гаиләгә бөтенләй акча тотмый башлады. Алдан без язылышмыйча гына яшәдек, мин балага узгач, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштердек. Әгәр дә кызыбыз тумаса, гомергә ЗАГС ягына борылып та карамас иде. Өйләнешүгә бөтенләй каршы ул. Кул куймыйча да бәхетле яшәп була, ди.
Очрашып кына йөргәндә миңа акчасын кызганмады. Артык азындырды дип әйтә алмыйм, әмма барлык бәйрәмнәр белән котлады, кечкенә булса да сюрпризлар ясый иде. Әле яши башлаганда уртак бюджет алып бардык. Хезмәт хакларыбыздан коммуналь хезмәтләргә һәм азык-төлеккә берникадәр сумманы алып куя идек. Кием-салымны һәрберебез үз акчасына алды.
Кызыбыз тугач, авыррак була башлады. Мин декретта, акчам җитми, ирем үзенеке белән бүлешергә теләмәде, скандал аша гына бирде. Үземә ни дә булса сатып алырга мин аңардан бөтенләй акча сорамадым, кызыбыз чыгымнарына гына. Аңа ике яшь тулгач, эшкә чыктым. Экономия ясар өчен, бала белән минем әни утырды. Иртән кызны аларга илтеп куям, кичен, эштән соң кереп алам.
Ярты еллап иремнән бер тиен дә күрмәдем. Хезмәт хакын ай башында алуын беләм, шуның белән шул. Коммуналь хезмәтләрнең яртысын түли, өйгә ипи белән сөт кенә ала. Әлбәттә, кайчакта үзенә сыра белән кипкән балык алып кайта. Кызыбызга акчаны туган көненә генә бирә.
Акча темасына тавыш-гаугадан соң минем аны да һәм акчаларын да күрәсем килмәвен ул шул ярты ел элек аңлады. Ызгыштан соң мин аңа бик нык үпкәлим һәм үземә генә ышана башлыйм. Шуңа, ай саен хезмәт хакын ала да, өйгә кайтып мине тормышны-хуҗалыкны дөрес алып бармауда, акча туздыруда һәм ялкаулыкта гаепли башлый.
Беренче вакытларда мин аңа моның киресен исбатларга тырыштым. «Әгәр дә сине ни дә булса канәгатьләндерми икән, әниең янына китеп яши аласың», – дидем. Ул шулай эшләде дә. Аның янында атна тирәсе яши, акчаны берүзенә туздыра да, өйгә кайта. «Җан асрарга да акчам юк», – дип зарлана башлый. Мин аны кызганам, ашатам.
Күптән түгел шул ук хәл кабатланды. Анасы яныннан өйгә яхшы кәеф белән кайтты, кызыбызга хәтта туңдырма да алган. Бераздан, көтмәгәндә, юылмаган тәрәзәгә күзе төште дә, китте-башланды... Куып чыгардым мин моны, күпме түзәргә була! Бу юлы әйберләре-киемнәре белән. Ашатып туйдым. Аңа тыгылган акчаны кызыма туздырам лучше. Әле мин яшь, чибәрлегем дә юк түгел – юньсез неудачникка гомеремне әрәм итәргә теләмим.
Башта иремне ташлыйсым килмәде, кызым әтисез ничек яшәр, дип уйладым. Аннары аңладым: ул гаиләне безнеке кебек булырга тиеш дип, күреп үсә һәм бу аңа киләчәктә гомерлек ярын сайлаганда тискәре үрнәк булачак. Ир – гаиләне тәэмин итүче булырга тиеш һәм мин кызымның язмышы минекен кабатламавын телим.
Менә ирем хәзер анасы янында яши. Инде каенанам миңа ялына, кушылыгыз кабат, дип. Үзе үстергән юньсез малае аңа кирәкми, ә миңа кирәк дип уйлыймы икән? Үзе шулай итеп тәрбияләгән, хәзер үзенә ошамый. Менә шул көтә сезнең һәммәгезне хәчтерүш малайлар тәрбияләүче әниләр! Уйлагыз бераз!
Кемлегем сер булып калсын. Болай да танучылар күп булачак әле.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Нигә аның әнисен гаепләргә сезгә? Сез бозгансыз аны. Бер кем дә белеп тумый. Бергә сөйләшеп дөнья көтергә кирәк. Бик күп таләпләр куйгансыз. Ул эчкече булмаган, шул иң мөһиме. Бергә өйрәнергә кирәк.
0
0