Ирем кредитка батырды (редакциягә килгән хат)
Мин аңгыра идем, шуңа безнең мөнәсәбәтләр дә аңа ярыйсы гына сумманы бурычка биреп торудан башланды. Аннары тагын, тагын. Гаилә бюджеты уртак булды: минем бөтен акчам аның банкротлыгын томалауга китеп барды, аныкына яшәдек. Мин мәхәббәттән шуның кадәр сукыр идем, нишләгәнемне бөтенләй аңламадым. Кредитлар буенча бурычым 700 меңнән артып киткәч...
...Минем кебек кешеләргә ышана һәм дөньяга алсу күзлек аша карый торган беркатлы «дурочка»ларны тормыш бик яхшы өйрәтә икән. Үтемле һәм мәңге онытылмаслык итеп. Әлбәттә, бер баскан тырмавычка кабат басучылар да бар, әле берничә тапкыр. Әмма минем андыйлар рәтен арттырасым килми, Аллаһ сакласын.
Минем беркем дә белмәгән серем бар, ул да булса, ирем мине батырган бурычлардан котыла алуым. Бу хакта аңардан башка беркем дә белми. Сөйләп, беркемгә дә үземнең юләрлегемне белгертәсем килмәде, шуңа, шуның кадәр яраткан иремнән китүемне дә якыннарым аңламады. Ярар, аңламасалар инде, хәзер ул хәлләр әллә кая еракта калды.
Әйтәм бит, мин беркатлы, дип. Һәм яратсам – бөтен барлыгым белән яратам. Ул минем беренче мәхәббәтем иде. Нәрсә инде, мин мәктәпне тәмамлап, тугызынчы сыйныфтан соң шәһәргә килгән гап-гади авыл кызы. Егетләр белән йөргәнем дә булмады. Шул, кичләрен, кеше яшәми торган йорт капка төбендә яшьләр җыйнаулашып хихи-хаха утырудан узмаган. Яшел Үзәнгә килеп, механика көллиятенә укырга кердем, тәмамлап, эшкә урнаштым. Аннары башымны җуйдым. Ул, миннән күпкә өлкәнрәк, шәһәр егете һәм минем өчен тиңе булмаган чибәр иде. Яшь арабыз зур булганга, әти-әниләрем белән дә әрләшеп беттем. Беркемне тыңламыйча, аның белән тора башладым. Алар әнисе белән өч бүлмәле фатирда яши иде, бер бүлмәсен үзебезнең мәхәббәт оясы иттек. Ул вакытта аның шул яшькә җитеп әнисе белән яшәп ятуы да, өйләнмәгән булуы да күзгә күренмәде, сораулар тудырмады.
Мин аңгыра идем, шуңа безнең мөнәсәбәтләр дә аңа ярыйсы гына сумманы бурычка биреп торудан башланды. Аннары тагын, тагын. Гаилә бюджеты уртак булды: минем бөтен акчам аның банкротлыгын томалауга китеп барды, аныкына яшәдек. Мин мәхәббәттән шуның кадәр сукыр идем, нишләгәнемне бөтенләй аңламадым. Кредитлар буенча бурычым 700 меңнән артып киткәч кенә башыма сукты. Ул берничә ай эшләмәде, машина ремонтлады, имеш, үзе ясаса очсызракка чыга. Миннән һаман акча «сауды». Дулкынланма, диде ул миңа, син дә минем кебек банкротлыкка чыга аласың, борчылма, диде. Шунда айнып киткәндәй булдым, шул сүзләр теге алсу күзлегемне чәлпәрәмә китерде.
Әле ярый аның белән бүлешәсе малым, уртак балам юк иде. Бар булган әйберләремне җыйдым да, әниле-уллы икесенең берсе өйдә булмаганда, чыгып киттем. Зур җиде сумка, ике капчык «байлыгым»ны танышларның гаражларына куеп тордым. Үзем тулай торакта очсызрак бәягә бүлмә арендаладым. Иремнән аерылганымны әти-әниләр дә бик озак белмәде. Ә өстемдә аның шуның кадәр бурычы калуын әлегәчә беркем белми. Хезмәт хакымның дүрттән бер өлешен генә яшәүгә тотып, калганы белән кредит ябып бардым, кая нинди өстәмә эш бар, кая нинди акча эшләп була – иренмәдем, көн димәдем, төн димәдем – чаптым. Шөкер, ел ярымда түләп бетердем. Аннары, шул, бер алган темпны дәвам итеп, акча җыйдым һәм ипотекага бер бүлмәле фатир алдым. Язмышыма бу дәресе өчен рәхмәтле мин. Әгәр дә шундый сынау аша үтмәсәм, тормышым да бүгенгедәй җайланмас иде. Ятар идем шул юньсез белән яшәп, бернәрсәсез, бурычка батканнан батып. Ә хәзерге көнем – Аллаһка шөкер! Очрашып йөргән кешем бар. Теге ирем белән чагыштырасым да килми, җир белән күк арасы. Хәзер бит инде мин дә дөньяга айнык карыйм, алсу күзлек ватылды. Авыл егете, бик тырыш, зур хуҗалык тота. Мин эштән курыкмыйм, авылга кайтырмын, мөгаен, күптән «өйләнешик» дип аптырата. Тик әлегә икеләнеп йөрим, тагын теге тырмавычка басудан куркыта.
Бу эч серемне башкаларга гыйбрәт булсын дип бушатуым. Кызлар, әгәр дә егетегез сездән акча сорый яки сезнең исемгә кредит алдыра икән, тыңламагыз, андыйлардан ераграк качыгыз! Югыйсә, бер дә бер көнне, нәкъ минем хәлдә калачаксыз! Акыллылар башкалар хатасын күреп өйрәнә, башлары булмаганнар – үзләренекендә, дигән халык гыйбарәсен онытмагыз. Акыллы булыгыз!
Исемемне күрсәтмим, ачуланмагыз.
Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев