Ике буын – бер батырлык: Мәрьям әби һәм Абдулла бабай тарихы
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, без сугыш һәм тыл елларында ил өчен хезмәт куйган якыннарыбызны аеруча тирән хөрмәт белән искә алабыз. Мин дә үземнең олы әби-бабаларым белән чиксез горурланам.
Минем олы әбием Мәрьям Миндубаева 1927 елның 15 октябрендә Олы Ачасыр авылында дөньяга килгән. Яшьтән үк хезмәткә чумып үсә: колхозда эшли, атлар карый, фермада хезмәт куя. Ул – тыл һәм хезмәт ветераны, күп балалы ана. Гаиләдә алты бала тәрбияләп үстергән өчен «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям әби Улан-Удэ шәһәрендә фабрикада эшли. Анда фронт өчен киез итекләр җитештерүдә катнаша. Бу авыр еллардагы фидакарь хезмәте белән ул да Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.
Сугыш тәмамлангач, ул әти-әнисе белән Зеленодольск шәһәренә кайта. Биредә Серго исемендәге заводка эшкә урнаша һәм пенсиягә чыкканчы гальваник цехта, кислоталы ванналарда хезмәт итә. Пенсия яшенә җиткәч тә тик тормый: безне, оныкларын карашырга ярдәм итә, гаиләбезгә терәк булып яши.
Минем олы бабам Абдулла Миндубаев 1914 елның 14 сентябрендә Кече Шырдан авылында туган. Сугышка кадәр ул колхозда эшли: иген үстерә, фермада хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Рядовой дәрәҗәсендә укчы-элемтәче булып хезмәт итә, төрле фронтларда сугыша.
Ленинград янындагы каты сугышларда ул батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Шунда башына кыйпылчык тиеп яралана һәм Ленинград шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. Сугыш елларында күрсәткән батырлыгы өчен ул бүләкләргә лаек була. Аның кыюлыгы турында сөйләгәндә, бер вакыйганы искә алалар: көчле бомбардировкадан соң позициядә ялгызы калса да, ул чигенми, ярдәм килгәнче пулеметтан дошманга каршы көрәшүен дәвам итә.
Сугыштан соң Абдулла бабам Зеленодольск шәһәренә кайта. Шунда Мәрьям әби белән танышып, гаилә коралар. Олы бабам Серго исемендәге заводта слесарь һәм лекальче булып пенсиягә кадәр хезмәт итә.
Олы бабам 1988 елда вафат була. Олы әбием исә 2019 елда бакыйлыкка күчте. Бүген алар безнең арада булмаса да, якты истәлекләре, тормыш сабаклары күңелләребездә мәңге яши. Мин үземнең олы әби-бабаларым белән горурланам. Аларның батырлыгы, сабырлыгы һәм тырыш хезмәте – безнең өчен зур үрнәк.
Илья Андреев, 1нче лицей укучысы
Кадерле укучыларыбыз! Бөек Җиңү көне якынлаша. Тарих онытылмый – без аны бергәләп саклыйбыз. Гаиләгездәге Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Җиңүне якынайту өчен бар көчен куйган якташларыбыз турында истәлекләрегезне безгә юллагыз. Аларның язмышы, батырлыгы һәм хезмәте турында бергәләп сөйлик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев