Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Эрегән йөрәк турында

Җир йөзендә салкын йөрәкле кеше яшәгән, әмма горурлыгы аркасында үзенең әлеге җитешсезлеген күрмәмешкә салышкан. Бала чагында үпкә, кызгану, моңсулану, ярату – бернинди хисләр тоймавы белән, хәтта, мактанган да.

Ул да олыгаю ягына чыккан. Бер кичтә салкын йөрәкле кеше бик тә сәләмә киенгән кечкенә малайны күргән. Яңа ел якынлашкан, урамда кар яуган, җил искән, хәтта агачлар да туңып утыра кебек тоелган.
Ә малай, нык адымнар белән, шәһәр уртасында бизәп куелган яңа ел чыршысы ягына атлаган. Алар икесе дә чыршы янында тукталган. Салкын йөрәкле кеше – бизәкләрне карау, ә малай – фәрештәләргә үзенең яшерен теләкләрен җиткерү өчен.

– Читкәрәк китегез әле, минем монда бик тә җитди эшем бар, – дигән малай.
Салкын йөрәкле кеше битараф көлемсерәп куйган да, үз эшләре белән киткән, ә малай чыршы каршына тезләнеп, карашын һавага төбәп, пышылдый башлаган:
– Изге фәрештәләр, монда килгәндә сездән минем өчен Аллаһтан яңа кием соравыгызны үтенмәкче идем, алар бик тузды һәм мин туңам. Тик юлымда миннән дә бәхетсезрәк кешене очраттым, ул инде бик күптәннән туңа һәм тиздән карга әверелүе бар... Аңа кайнар йөрәк бүләк итегезче, югыйсә ул беркайчан да бәхетле булмаячак. Аңа тагын ничек ярдәм итеп булуын мин белмим.

Берничә минуттан салкын йөрәкле кеше чыршы янына кабат килгән. Аның кулында малайга дигән өр-яңа киемнәр булган.
Мөгаен, фәрештәләр малайның үтенечен үтәгән. Әлбәттә инде, алар теге кешенең йөрәген алыштырмаган. Алар анда бары тик ике бөртек бүләк – Ярату һәм Мәрхәмәт хисе салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев