Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Элек кышлар да салкынрак, чыршы уенчыклары да матуррак иде (редакциягә килгән хат)

Яшел Үзәндә без артык зур булмаган ясалма чыршыбызны тышына «Малютка» дип язылган тарт мадагы уенчыклар белән бизи идек. Ә авылда очы түшәмгә тиеп торган хуш исле чын нарат агачына, әби әйтмешли, хан заманыннан калган (хәзерге тел белән әйтсәк, раритет – 50-60нчы еллардагы) уенчыклар элә идек. Алар искиткеч...

Фото: ясалма интеллект

...Мин кечкенә чакта Яңа елны каршылауның ике варианты бар иде: Яшел Үзәндәге фатирыбызда яки авылда дәү әни белән дәү әти янында. Миңа бик «повезло» дип саныйм: ике очракта да бәйрәм җылы, матур һәм үзенчәлекле була иде. Ниндидер кыйммәтле һәм бик еш бүләкләр алырга безнең гаиләнең артык акчасы булмады, әмма дәү әни акчалата ярдәм иткәләде. Һәм озак кына шыңшып йөрсәм, әти белән әни мин теләгән уенчык яки китапны алып бирә иделәр.

Ул чакларда кыш салкынрак та, карлырак та була иде, бигрәк тә авылда. Еш кына өйләр тәрәзә төбеннән карга чумып утыра иде, ә чолан ишеген казып ачарга туры килгәләде. Болар минем күңелдә татлы хатирәләр булып саклана.

Ул чордагы чыршы уенчыклары («елка тәтиләре») – аерым игътибарга лаек. Яшел Үзәндә без артык зур булмаган ясалма чыршыбызны тышына «Малютка» дип язылган тарт мадагы уенчыклар белән бизи идек. Ә авылда очы түшәмгә тиеп торган хуш исле чын нарат агачына, әби әйтмешли, хан заманыннан калган (хәзерге тел белән әйтсәк, раритет – 50-60нчы еллардагы) уенчыклар элә идек. Алар искиткеч, берникадәре миндә әле дә исән һәм бүгенге көндә дә чыршымны (ясалма, әлбәттә) бары тик совет уенчыклары белән генә бизим. Кая барсам да, күрсәм, һичшиксез сатып алам. Ә хәзерге Кытай пластикасын җенем сөйми.

Кыш бабайга чынлап торып беркайчан да ышанмадым бугай, хәтерләмим. Яңа елда булырга тиешле бәйрәм символы итеп кенә кабул иттем. Һәм тагын бер нәрсә бик хәтердә, ул да булса әнинең: «Кагылма, ул Яңа елга!» – дигән кисәтүе. Бу суыткычтагы сирәк тәмлүшкәләргә кагыла инде. Бу хәл ул заманнарда һәр гаиләдә күзәтелгәндер дип уйлыйм. Чөнки, җаның ни тели – шул тау-тау өелеп тормый иде кибет киштәләрендә. Әмма бәйрәм рухы һәм шатлыгы хәзерге белән чагыштырганда бик күпкә көчлерәк иде.

Ә авылда узган кышкы каникул көннәре иң күңелле чаклар. Шәһәрдәге каникуллар, ничек кенә күңелле дисәгез дә, авыл белән чагыштырып булмый. Һәм авылны күрмәгән шәһәр баласына аны аңлатып та булмый. Ул аерым күңел халәте. Ирек һәм иркенлек. Жәл, кайтарып кына булмый ул мизгелләрне.

Яңа елда бәхет-шатлык лар теләп калам. Яшел Үзәннән, Дамир З.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев