Бала мине йөз сиксән градуска үзгәртте (редакциягә килгән хат)
Улым туу белән, дусларымның кимүен сиздем, иң якыннары гына калды. Гаиләләре булмаган кызлар бик сирәк шалтырата башлады. Мине бу хәл борчыды...
Кызлар, баланың хатын-кызны ничек үзгәртүе турында сөйлим әле сезгә. Минем кебек ирекле тормышны яратучыны да тәртә арасына керткәч инде, бу чынлап та шулай!
Күп кенә әниләрнең, бала тугач дөньяга караш бөтенләй үзгәрә ул, дигәннәрен ишетеп үстем һәм җиткән кыз булгач та, ишеттем. Мин андый хатын-кызларны аңламый идем һәм аларны чеби аналарына – «наседка»га санадым. Үзем шундый ук хәлгә калганчы, әлбәттә.
Институтта укыганда ук игътибар үзәгендә булуыма ияләштем. Янымда гел дусларым, тугры иптәш кызларым булды. Егетләр миңа гел кызыксынулы карашлар ташлады, комплиментлар яудырды. Күңелле студент елларын бик яраттым һәм аны тәмамлап, эшкә урнашкач та, үзгәрергә теләмәдем. Төркемебездәге кызларыбызның кайсыберләре кияүгә чыкты, башкалары теләсә кайсы вакытта кая да булса күңел ачарга яки төнге клубка барырга әзер торучы «тусовщица» статусында калды.
Арабызда романтик мөнәсәбәтләр туган егетләр дә очрады. Кәнфит-букет чорыннан соң чынлап торып гашыйк булучылар да булды. Икесе, хәтта, туй һәм балалар турында да сүз кузгатты һәм шунда ук «отворот-поворот» бирдем. Елак баланың памперсын алыштырып өйдә утыру перспективасы минем котымны ала иде. Балалар табу һәм тәрбияләү минеке түгел, дип уйлый идем.
АНЫ очратканчы шулай уйлый идем. Динар дөньяга карашымны могҗизалы рәвештә йөз сиксән градуска үзгәртте. Минем гел аның янында буласым килде, үлеп гашыйк булуымны сизми дә калдым. Йокларга ятканда аның белән гаилә кору турында хыяллана башладым һәм аңардан бала табу да мине куркытмый иде.
Ике елдан соң өйләнештек. Паспорттагы штамп Динарның миңа назлы һәм җылы мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Ә улыбыз тугач, дөнья зур тизлектә үзгәрә башлады. Миңа баласыз иптәш кызларым белән кибетләрдә унынчы күлмәкне сайлап йөрүләр кызык булмый башлады. Күбрәк балалар әйберләре сатыла торган бүлекләргә тартылдым. Матур әйберләргә сокланып, уенчыклар, ползункилар сайлап сәгатьләр буе йөри ала идем. Кичләрен дә өйдән беркая да чыгасы килми башлады, кызлар белән кафега кереп утыруга караганда, диванда ирем белән берәр фильм карау күпкә рәхәтлек бирә.
Улым туу белән, дусларымның кимүен сиздем, иң якыннары гына калды. Гаиләләре булмаган кызлар бик сирәк шалтырата башлады. Мине бу хәл борчыды, әлбәттә, әмма ул турыда бик уйламаска тырыштым. Үз тормышымда кызыклы хәлләр җитәрлек иде: беренче сүзләр, бу дөньяда иң яраткан һәм бигрәк тиз үсүче кешемнең беренче адымнары – исемдә ныграк саклансын өчен, минем һәр шундый мизгелне туктатып торасым килде.
Еллар узган саен ирем белән мөнәсәбәтләр үзгәрде, кайсы якка икәнен дә әйтүе авыр. Минем өчен ул көннән-көн якынрак була барды. Барлык буш вакытыбызны өчәүләшеп уздырырга тырыштык. Безгә, ир белән хатын буларак, узган тормышыбызның икәү генә җитәкләшеп йөргән, кино һәм кафеларга кереп сөйләшеп утырган өлеше җитеп бетми иде.
Мин кайбер вакытларда, ниндидер датаны онытып җибәрүе, чәчәкләр сирәгрәк бүләк итүе өчен Динарга үпкәли дә идем. Ул гаилә өчен барысын да эшләргә тырыша һәм көндәлек мәшәкатьләр арасында туйга кадәр булган романтиканы булдырып өлгерә алмый.
Ни өчендер әйткәләшкәннән соң, йокларга ятар алдыннан кухняда үләннәр салып ясаган чәй өстәле артында тормышыбыздагы үзгәрешләр турында сөйләшергә, аңлашырга булдык. Бала тугач, романтика һәм хисләрнең юкка чыкмавын, ә икенче планга күчеп, паузага куелуын аңлаштык. Бары тик, тормыш мәшәкатьләренә чумып, үзегезне әти-әни итеп кенә тоярга түгел, ә ир-ат һәм хатын-кыз булуыгызны да онытмаска кирәк.
Мин, әлбәттә, тормышның балабыз туганчыга кадәрле кебек булмаячагын аңладым. Минем, хәтта, төнгә әкиятләр укырга, өй буйлап туздырылган уенчыкларны җыярга кирәк булмаган чакларга кире кайтасым да килми. Кафелардагы бер генә күңел ачулар да, баламның муенымнан кочып алган һәм шатланып елмайган мизгелләрне алыштыра алмый икән бит. Үткәндә калган күңелле көннәрне сагынмыйча, андагы үзеңә борылып карамыйча, бүгенгесенә сөенеп, һәр туган көнгә шатланып яшәргә кирәк.
Хәзер миңа карап, әти-әнием дә шакката. Миннән, җилбәзәк кызларыннан шундый яхшы хатын һәм әни булып чыгар дип, алар элек иң матур төшләрендә дә күрмәгәндер. Ә мине иремнең мәхәббәте һәм балабыз шулай үзгәртте. Урамда дөньяларын онытып, сыра эчеп, сүгенешеп, көлешә-көлешә аралашкан кызларны күрсәм, җыерылып киләм. Элекке үзем өчен оят булып куя. Ул вакытта мин бәхет дип уйлаган нәрсәләр бәхет булмаган икән ул. Менә ул бәхет хәзер миндә, коляскасында аякларын селкеп утыра...
Һәр хатын-кызга шундый бәхет теләп, Әдилә
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев