Әбекәйләр, рәхмәт сезгә! (редакциягә килгән хат)
Бер көнне автобуста ике әби, үзләре дә сизмәстән, кәефемне күтәрде. Кайчан бетәр икән бүгенге көн, тизрәк өйгә кайтып, авасы иде, дигән вакытлар була бит. Минем дә шундый очрак иде. Көннең эсселегенә чыдый торган түгел, автобуста кеше күп, эштә дә ачуны чыгардылар....
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бер көнне автобуста ике әби, үзләре дә сизмәстән, кәефемне күтәрде.
Кайчан бетәр икән бүгенге көн, тизрәк өйгә кайтып, авасы иде, дигән вакытлар була бит. Минем дә шундый очрак иде. Көннең эсселегенә чыдый торган түгел, автобуста кеше күп, эштә дә ачуны чыгардылар. Җитмәсә ак блузкама кофе тамыздым. Эш көне ахырына сыгылган лимон кебек идем, хәтта эчемдә җыелган ачуны чыгарырлык та хәлем юк, барлык тирә-ягымдагыларны дәшми генә күралмаслык кына чамам калды. Мирныйга бара торган автобусның урта ишегеннән кереп, ничек кирәк – шулай тәрәзә буена, утырып баручыларга артым белән борылып бастым.
Һәм шунда ике апа, җитмеш яшьләр тирәсендәдер, әйтерсең шыгрым автобуста түгел, ә кухняларында чәй эчеп утыралар, сөйләшә башлады. Кычкырып, салондагы бөтен кеше ишетер дип, оялып та тормыйча.
Мин йөземне чытып куйдым. Вәт, чын, авыр көн булды. Баш шаулый, ә алар монда колак төбемдә хәзер кан басымы, күршеләр, помидор бәяләре турында сөйләшәчәк инде, дип уйладым. Юк, малай, алар турында түгел. Рус апалары булып чыктылар.
– Надежда, ә Сережа Егоровны хәтерлисеңме? – дип сорады берсе.
– Мәктәптә тәрәзәләр ватып йөргән Сережамы?
– Шул инде. Тәк менә аның оныгы хирург булган! Күз алдыңа китерәсеңме? Ике сүзне бәйләп җөмлә төзи белмәгән, акбур ашап йөргән Сережаның оныгы – хирург!
– Кит аннан!
– Менә сиңа «кит аннан». Казанда эшли, дәү әнисенә операция ясаган, безнең Сережага яңа тез куйган. Хәзер оныгы белән мактанып йөри.
Надежда дигәне шундый итеп көлеп җибәрде, минем янда басып барган ир дә күзләрен телефоныннан аерып, елмайды.
– Акбур кимереп йөргән Сережа хәзер оныгы белән мактанып йөриме?
– Шул инде, шул. Тормышны, Надежда, аңламассың. Менә бабасы нинди дә, оныгы кем!
Биш секунд тынлык торды.
– Ә минем Дима узган ел борщ ашы пешерергә өйрәнде, – диде, тавышын әкеренәйтеп, шул ук апа. – Кырык өч яшендә, Надя. Кырык өч! Шалтырата бу миңа: «Әни, мин борщ пешердем һәм ул кызыл килеп чыкты!» – ди. Мин әйтәм: «Дима, ә ул нинди булырга тиеш?» – дим. Ул: «Моңа кадәр пешергәне коңгырт иде», – ди.
Надя дигән апа тагын көлеп җибәрде, бу юлы әкренрәк. Аңа ияреп үземнең дә елмаюымны сиздем. Кешеләрдән уңайсызланып куйдым, хәтта. Тик торганнан авызың ерылсын әле. Тиле диярләр. Ә артымдагы теге ике апа сөйләшүләрен белә. Берсенең күршесе җитмеш ике яшендә социаль челтәрдә теркәлгән һәм бакчада ниләр үстерүе белән мактанып, фотолар куя икән. Ә бер классташлары гомере буе судан курыккан, ә хәзер пенсиягә чыккач, Мирныйдагы бассейннан чыкмый, ди, йөзәргә өйрәнгән. Надежда апаның оныгы ветеринар булмакчы, өендәге әрләнен кәбестә яфраклары белән дәвалап, мәш китерә икән.
Мин үз тукталышымда төшеп калдым һәм шунда гына баш авыртуы басылганын һәм авызымның ерык икәнен абайлап алдым. Чөнки барлык проблемаларымны акбур ашаучы Сережа, борщ пешерүче Дима, интернет киңлекләрендә помидор үсентеләре белән мактанучы әби образлары юып алган иде.
Арыганлык та, эсселек тә, эштәге проблемалар да беркая югалмаган, әмма алар башка төрле күренә иде инде. Ничектер җиңелрәк. Өйгә кайткач та шул ике әби турында уйлап йөрдем. Менә бит ничек, бөтенләй чит кешеләрнең кызык итеп сөйләшүе башкаларның да кәефен күтәрергә сәләтле. Шундый юморлы һәм оптимист булуыгыз, минем (минем генә дә түгел, анда ярты автобус аларны елмаеп тыңлады) күңелсез көнемә нур булып керүегез өчен рәхмәт, әбиләр!
Диләрә Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев