Таң ата, Нинди матур җирдә таң ата
Фирүзә

Таң ата, Нинди матур җирдә таң ата

Нурлар сибеп барлык җиһанга. Кошлар сайрый таңны бизәп, Дөнья тыныч, матур булганга.

Күктә йөзә ак болытлар,
Рәвешләрен карап уйланам.
Тирә-юньнең гүзәллеген күреп,
Табигатькә бик тә сокланам.
Ялан аяк чыктым әле,
Яшьлегемне искә төшереп.
Ялтырап торган чыклы үләннәрдән
Бер үтәсе килде йөгереп.
Авылымның уянып килгән чагы,
Ишетелә сыер-сарык тавышы.
Урам буйлап күренеп китә
Авылдашларның эшкә барышы.
Урам тулы тавык-чебеш,
Йолкый-йолкый чирәм ашыйлар.
Кырмыскалар йөгерә-йөгерә,
Кирәк-яракларын ташыйлар.
Урам буйлап, тычкан кабып,
Горур атлап кайта мәчебез.
Шундый уңган мәчебезне
Мактап туймый инде күршебез.
Кояш чыкты, көн җылынды,
Исән-имин килә яшисе.
Үтәлмәгән әле күп ниятләр,
Шул эшләрне килә эшлисе.
Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр- Яшел Үзән


Нет комментариев