Сер сандыгым тулды
Сөйлим әле сезгә серләремне, Ачыйм әле йөрәк капкасын.
Күчсен әле кеше күңеленә
Йөрәгемдә йоклап ятмасын.
Серләремне кемгә сөйлим икән?
Шыплап тулган күңел сандыгым.
Кайсылары көләр, кайсылары аңлар,
Йөрәгемдә сагыш барлыгын.
Урамда очраган кешеләргә
Ачыйм микән сандык капкасын?
Үз башыннан кичермәгән кеше
Минем хәлне ничек аңласын?
Шигырь белән әйтим сүзләремне,
Шигырь бит ул – күңел көзгесе.
Күңелемдә шигырь дә юк инде,
Калган бары аның өлгесе.
Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев