13 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Иминиятчене алмаштыруга тыюлар кертелә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, гражданнар башка иминиятләштерүчегә күчү турында гаризаны (ул ПФРда, гарантияләү системасына кергән НПФда булырга мөмкин) карауны тыю хокукыннан файдалана алалар.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде
Татарстанстат белешмәсе буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.
-
QR-кодлар буенча файдалану мөмкинлеге булган транспорт эшенең нечкәлекләре билгеле булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча беренче вице-премьер җитәкчелегендәге эшче төркем QR-кодлар кулланып җәмәгать транспорты эшен оештыру буенча киңәшмә үткәрде.
-
Синоптик россиялеләргә "Европа" кышын вәгъдә итә
Киләсе кышта һава торышы җылы сценарий буенча булачак. Әйтик, декабрь аеннан февральгә кадәр ил буенча температура нормадан ике градуска югарырак булачак.
-
Әлеге авыл клубы турында
Мин шәһәрдә яшәп, атна саен авылга кайтып йөрүче һәм сезнең газетаны даими яратып укучы, социаль челтәрләрегездәге яңалыклар белән танышып баручы буламын. Мулла Иле, Күгәй, Олы Яке мәдәният йортларына кызыгам да инде. Нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрми бит алар. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне җыеп та зурлыйлар, яшьләр белән төрле уеннар да оештыралар, кабак бәйрәм нәренә кадәр үткәрәләр. Кыскасы, фантазияләренә исең китәрлек.
-
«Каенлык» («Березовая роща») паркында маҗаралар
«Каенлык» («Березовая роща») паркын ачтылар. Кичләрен анда чынлап та бик матур. Юллар салдылар, лампочкалар кабыздылар, ә күпер күренеше таң калдырырлык.
-
Олы Ачасырда булган янгыннан соң кайтаваз
Күршемдә зур янгын булды, өйләре, ишегалды корылмалары янды.
-
Казанда халык санын алуда катнашучылар арасында үткәрелгән фотоконкурста тагын ике җиңүчегә iPhone 13 тапшырылды
Казанда «Халык контроле» проекты тарафыннан оештырылган Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында үткәрелгән фотоконкурста җиңгән тагын ике кешегә iPhone 13 смартфоннары тапшырылды.
-
Каз канаты, каз өмәсе – байлык, муллык бәйрәме
Татарлар − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән күпләп кош-корт асраган. Каз өмәсе − авылның иң яраткан йолаларының берсе һәм алтын көзнең муллык, матурлык бәйрәме дә. Күгәй авылының тырыш, уңган, үрнәк гаиләләренең берсе Гүзәл һәм Рәмил Гыйләҗевларда «Каз өмәсе» булып үтте. Каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген күрсәтә.