Каз канаты, каз өмәсе – байлык, муллык бәйрәме
Татарлар − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән күпләп кош-корт асраган. Каз өмәсе − авылның иң яраткан йолаларының берсе һәм алтын көзнең муллык, матурлык бәйрәме дә. Күгәй авылының тырыш, уңган, үрнәк гаиләләренең берсе Гүзәл һәм Рәмил Гыйләҗевларда «Каз өмәсе» булып үтте. Каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген күрсәтә.
Гыйләҗевлар гаиләсе йөз каз асрый. «Кошларны бөтен гаиләбез белән карап үстерәбез, шунсыз булмый», – ди йорт хуҗасы Рәмил. Каз өмәсен бездә күрше-туганнар бер-берсенә йөрешеп, ярдәмләшеп бергәләп оештыра. Һәм ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да.
Менә шаулап-гөрләп өмә башланып китте. Кызларыбыз җырлый-җырлый кош ларны мамыктан арындыра, аларның җитезлегенә күз иярми. Ә өлкәнрәк апалар кызларны сынап, күзәтеп алгалый. Өмәчеләр уеннар уйнап ала. «Кызлар, карагыз әле, кемнең урындык астында каз башы?» – дип көлешәләр. Ә йола буенча каз башы кемдә, аңа мәзәк сөйләргә кирәк. Беркем дә читтә басып тормады, эш һәркемгә дә җитәрлек. Өч-дүрт кыз каз каурыйлары сыдыра. Ә Гөлнара Шәйхенурова яшь кызларга, сыдырылган каурыйлардан таба майларга тегәч ясарга өйрәтте. Кемдер баш, кемдер канат чистарта. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш озакка бармады.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, җырлый-җырлый «Алан Башы» чишмәсенә юл алдык. Авылыбызның оста гармунчысы Марсель Гафаровка егетләр дә иярде. Алинә Зиннәтуллина су юлына каурыйлар сибеп барды. «Киләсе елга казлар бәбкәне күп итеп чыгарып үстерсеннәр, каз көтүенең бер очы капка төбендә, икенче очы инештә булсын», – дип такмак лады ул. Кызлар чишмәгә килеп җиткәч көянтәгә эленгән казлар белән биеп тә алды. Каз юганда егетләр җырлап көч биреп торды. Эш беткәч, уйнарга ярый дип, халкыбызның түгәрәк уеннарын уйнадылар. Чишмә буе шау-гөр килде.
Су буеннан кайткан кызларны йорт хуҗабикәсе Гүзәл ханым мул өстәл белән каршы алды. Бизәлгән каз һәм искиткеч тәмле шулпасы өстәл түренә чыкты. Гүзәл ханым каз пешерү серләре белән уртаклашты. Алар туган көннәрдә, Яңа ел бәйрәмнәренә нәкъ шушы ризык белән сыйлана. Ә Сабантуй өстәлендә каклаган каз урын ала. Өмәчеләр өстәл артына утыргач, ике «казны» биетеп алалар. Бу казларның берсе кыз булып, икенчесе егет булып киендерелә. «Әпипә» җырлап биетәләр.
Тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсендә «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, күрше хакы-тәңре хакы дип килгән Норлат «Ак калфак» җитәкчесе Роза ханым Ягудина, «Татарстан Яңа Гасыр» телевидениесе журналистлары, Күгәй җирле үзидарә җитәкчесе Фәния Хисаметдинованың катнашуы бәйрәмебезне тагы да күңелле итеп уздырырга этәргеч бирде.
– Бүген, чынлап та, барлык йолаларны саклап, хезмәт бәйрәме үткәрелде. Гыйләҗевлар гаиләсенә, Күгәй авыл башлыгы Фәния Хәбибулла кызына, Күгәй «Ак калфак»оешмасы җитәкчесе Рәмзия ханыма, авыл активистларына олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез менә шулай бердәм булганда гына авылның киләчәге булыр, гореф-гадәтләре, йолалары сакланыр – диде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова үзенең теләкләрен җиткереп.
«Каз өмәсендә» катнашкан барлык авылдашларыма, Гыйләҗевлар гаиләсенә рәхмәтемне җиткерәм. Гел шулай бергә булыйк, бердәм булыйк. Безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыгыбызны, гореф-гадәтләребезне югалт мыйча, яшь буынга тапшыру.
Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй «Ак калфак» оешмасы
җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев