11 декабрь 2021 яңалыклары
-
Тәүлек эчендә Covid-19 авыруы 189 татарстанлыда расланган
Татарстанда тагын 189 коронавирус очрагы ачыкланган.
-
Яшел Үзән районында тиздән бозда шуу сезоны ачылачак
Яшел Үзәндә тиздән Авангард, Метеор спорт комплексы территориясендә, шулай ук Засорин, Заикин һәм Хаҗиев урамнарында боз мәйданчыклары һәм хоккей тартмалары ачылачак.
-
Яшел Үзәннең "Форпост" үзәге 2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшысы дип табылды
Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган яшьләр оешмаларының йомгаклау слеты узды. 2021 ел эше нәтиҗәләре буенча Яшел Үзәннең "Форпост" үзәге Татарстан Республикасының иң яхшы "Форпост" яшьләр үзәге буларак 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Татарстанның «Үсеш нокталары» илкүләм проект буенча 175 млн сумлык җиһазлар сатып алынган
2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш ноктасы» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту чаралары сатып алынган.
-
Яшел Үзән районы вәкилләре эре мөгезле терлекләр үрчетү операторларының 43нче республика конкурсында һәм зоотехник-селекционерларның 4нче республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов тапшырды.
-
Егетлегеңне исбатларга бер ел җитә
Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек ир хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем ителгән.
-
Батырның ноябрь җиңүләре
Көзнең соңгы аенда Казанда көрәшчеләр өчен берничә мәртәбәле ярыш булып узды. Кышка каршы көзге сыналу кебек ул.
-
«Тарихи» мәчетенең тарихы дәвам итә
Безнең Яшел Үзән шәһәрендә хәзер өч мәһабәт мәчет эшләп килә. Аларның һәркайсы архитектура һәйкәле буларак шәһәр бизәгенә әйләнде.