Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырның ноябрь җиңүләре

Көзнең соңгы аенда Казанда көрәшчеләр өчен берничә мәртәбәле ярыш булып узды. Кышка каршы көзге сыналу кебек ул.

Мондый күләмле бил алышуларда якташыбыз, танылган көрәшче Фирдүс Зәйнуллин актив катнаша һәм, гадәттә, җиңү яулый. Ярышларда катнашмасаң, даими үз өстеңдә шөгыль ләнмәсәң, җиңү яулап булмый. Фирдүс кебек ләр бирешә торганнардан түгел. Ул һәрвакыт иң авырлар категориясендә бил алыша. Ә республикада андый көчле алыпбатырлар җитәрлек.

Ноябрь башында Казан ның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча «Ав тодор» оешмасы Кубогына Татарстан һәм Идел буе җыелма командалары арасында иптәшләрчә очрашуны ачу тантанасында батырларны Татарс тан Президенты Рөстәм Миңне ханов та сәламли.

Анда Татарстан җыелма командасы составында яшел үзәнле Фирдүс Зәйнуллин да чыгыш ясый. Монда көрәшнең «стенка на стенку» принцибы белән барганлыгы да билгеле. Әлбәттә, Татарстан көрәшчеләренә үз диварлары да ярдәм иткәндер. Шулай да, осталык булмаса, җиңеп булмый.
Пәһлеваннар көрәшендә мәйданга Сергей Павликка каршы Фирдүс Зәйнуллин чыга. 201 килолы Павликка каршы тору мөмкин дә түгел кебек. Күпләрнең аның җиңәчәгенә шиге булмый. Әмма якташыбызның моның белән килешәсе килми, оста алымнар кулланып, бөтен көчен җыеп, барыбер үзенекен итә һәм Сергейны ота. Танылган пәһлеванның җиңелүе күпләр өчен көтелмәгән хәл була.

Ә инде 22-23 ноябрь көннәрендә Казанның шул ук «Ак Барс» көрәш сараена көрәшче-спортчылар Татарстан чемпионатына җыела. Фир дүс әлеге чемпионатта да бөтен мөм кинлекләрен максималь дәрәҗәдә куллана. Чөнки иң авырлар кате го риясендә бил алышу аеруча катлаулы. Монысында да безнең якташка бәхет елмая, 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында ул тагын лаеклы 1нче урынны яулый.

Яшел Үзәнгә батыр көрәшчесе белән горурланмый мөмкин түгел. Алдагы ярышларда да Фирдүскә уңышлар юлдаш булсын, беренчелекне бирмәсен иде. Ул әле үзе генә көрәшеп калмый. Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә аның тренерлыгында күп яшүсмер шөгыльләнә һәм алар да ярышлардан буш кул белән кайтмый. Әле менә, 27 ноябрьдә генә, Теләчедә яшүсмерләр арасында милли көрәш ярышы булып, аның кул астында шөгыльләнүче Ранил Йосыпов белән Рза Алиев үз авырлык категорияләрендә 1нче урынны яулап кайтты. Алар да остазлары үрнәгендә алга бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев