Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның «Үсеш нокталары» илкүләм проект буенча 175 млн сумлык җиһазлар сатып алынган

2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш ноктасы» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту чаралары сатып алынган.

Бу максатларга «Мәгариф» милли проекты буенча 175 млн сум акча тотылган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Шулай ук «Демография» илкүләм проекты буенча 5 автобус, 52,9 млн сумга республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынган.

Шул ук вакытта «Мәдәният» милли проекты 743 китап басмасын цифрларга, Яр Чаллы һәм Әлмәттә виртуаль концерт залларын кирәкле техника белән җиһазларга мөмкинлек биргән. Моның өчен 4,8 млн.сум кирәк булган.

2021 ел башыннан Татарстанда 112,4 млн сумлык 548 урман янгыннарына каршы һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Ул урманнарны янгыннардан торгызу, үрчетү һәм саклау өчен чаралар үткәрү өчен кирәк. Эшләр «Экология» милли проекты буенча үткәрелгән. Моннан тыш, агымдагы елда 3,9 мең гектарга якын урман торгызу буенча чаралар үткәрелгән.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Татмедиа Telegram- каналында иң мөһим һәм кызыклы нәрсәләр артыннан күзәтегез #Милли проектлар #үсеш ноктасы #спорт мәктәбе #кинотеатрлар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев