Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы вәкилләре эре мөгезле терлекләр үрчетү операторларының 43нче республика конкурсында һәм зоотехник-селекционерларның 4нче республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов тапшырды.

- Быел бездә конкурсантларның аерым категориясе барлыкка килде. Алар-Казан ветеринария академиясенең ветеринария һәм зоотехник факультеты студентлары. Вакыт үзгәрә – технологияләр яңартыла. Без дә заман белән бергә атларга тырышабыз, шуңа күрә конкурс заманча, нигездә он-лайн форматта узды. Пандемия белән бәйле вәзгыятькә карамастан, без аны уздырдык. Киләчәктә инде бик күп җыелырбыз дип өметләнәм. Шулай итеп ярыш рухы күпкә кызыграк сизелә, - диде Марат Җәббаров.

 

 

  • "Ветеран-оператор” номинациясендә 1 урынны “Красный Восток Агро” АҖнең Яшел Үзән филиалының терлек үрчетү буенча технологы Камалетдинов Марат Равил улы алды.
  • "Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру" номинациясендә 2 урынны Күгеш ветеринария участогының терлек үрчетү буенча технологы Зәйнуллин Илшат Шәүкәт улы алды.


Һәр номинациядә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев