Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тарихи» мәчетенең тарихы дәвам итә

Безнең Яшел Үзән шәһәрендә хәзер өч мәһабәт мәчет эшләп килә. Аларның һәркайсы архитектура һәйкәле буларак шәһәр бизәгенә әйләнде.

Өчесе дә тирә-юньгә нур чәчеп, үзләренә тартып тора. Аларның берсеннән дә халыкның өзелгәне юк.
Шуларның иң беренчесе, моннан төп-төгәл кырык ел элек салынганы – «Тарихи» мәчет аерым игътибарга лаек. Аның исеме чын мәгъ нәсендә, җисеменә туры килә. Бу иман йорты шушы еллар дәверендә халыкка даими дини хезмәт күрсәтеп, күпме кешегә рухи азык һәм күпмесенә дин юлына басарга юнәлеш биргән, тарихны сеңдергән.

Тарихы Советлар Союзы чорына барып тоташа – 1980 елда аны теркәргә рөхсәт бирелә, халык һәм бик күп иганәчеләр, шәһәр җитәкчелеге, мөфтият ярдәме белән 1981 елда ул дин кардәшләребезгә үз ишекләрен ача.
ТАССРда төзергә рөхсәт ителгән бердәнбер мәчет була ул. Башта аның рәсми исеме дә булмый, «Тарихи» дип йөртәләр. 1989 елга кадәр ул манарасыз булып, документларга гыйбадәт кылу йорты, дип язылып килә.

Вакыт тиз уза, инде менә дүрт дистә ел артта калган. Яшел Үзән өчен азмы ул, күпме, анысын халык әйтә. Ничек кенә әйт сәк тә, аның тарихы бай – ул беренче булган һәм үткәннәрне тарихтан сызып булмый. Әлеге иман йортының шушы күркәм юбилее уңаеннан, рабигыль-әүвәл аеның 27нче көнендә, шәһәрдә мөһим вакыйга булып үтте. Тантананың рәсми өлеше Горький исемендәге мәдәният сараенда оештырылып, Яшел Үзән мөселманнарының сөенечен бүлешергә дин әһелләре, район хакимияте вәкилләре, иганәчеләр, эшмәкәрләр килде.
Юбилей чарасында катнашучыларга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.

– Бу мәчетнең юбилее тагын да зуррак вакыйга – 2022 елда Идел буе болгарларының унбер гасыр элек Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан уздырылуы белән дә әһәмиятле, – диде ул. – Шуны да билгеләргә кирәк, безнең район халык саны буенча республикада бишенче урында тора. Монда төрле милләт халкы һәм шулай ук төрле дин вәкилләре бик дус һәм тату яши. Шәһәр һәм районда барлыгы 47 мәчет исәпләнә һәм аларны төзү дәвам итә. Зурларында мәдрәсәләрнең дә эшләп килүе игътибарга лаек. Аларда олысы да, кечесе дә ислам кануннарын өйрәнә. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек: әле шушы көннәрдә генә ТР Диния нәзарәте бәйгесе нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшы имам-хатыйп безнең районда Бакырчы авылында яши. Бу истәлекле чарада катнашучыларны, барча мөселманнарны бәйрәм белән тәбриклим!

Юбилейда катнашучы мәртә бәле кунакларның бу мәчет тарихына бәйле үз истәлекләре булуы да ачыкланды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң беренче намазын әлеге мәчеттә укыган булган. Ул тантанада катнашучыларны сәламләп, мәхәлләне оештыру башында торган, гомерен Яшел Үзән мөселманнарына хезмәт итүгә багышлаган һәм хәзерге вакытта муниципаль районның мөхтәсибе вазифасын да башкарган Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Хәзер безнең республикада 1500дән артык мәчет исәпләнә. Һәр ике атнада бер яңа иман йорты сафка баса! Алар хәзер хәтта аэропортларда да бар. Аллаһ Тәгаләнең зур рәхмәте белән киләсе атнада тагын бер иман йорты ачылачак, – диде Камил хәзрәт.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әлеге мәчетне салу тарихын күз яшьләре белән искә алды.

– Бу мәчетне салган вакытта катнашкан кешеләрне күрсәгез икән... Алардагы гайрәт, көч, куәт шулкадәр кайнап тора иде... Көндез – эшчеләр, ә төнлә әби-бабайлар эшләде. Үземнең әби ул вакытта сиксәнне узган иде инде: «Бөтен халык беренче мәчетне салуда катнаша, улым, мине дә алып бар инде, без ник читтә калыйк», – дип әйткәне хәтеремдә. Чыная гын да күтәрә алмаган кешеләр чиләге белән измә, кирпеч ташый... Ул вакытта Татарстанда 15 кенә мәчет иде... Бу иман йортының салынуын бөтен халык бер шайтан белән көрәшү итеп кабул итте. Атна саен мөтәвәллиләр җыелган акчаны бирегә китерә иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
Ул Габделхәмит хәзрәтнең Яшел Үзәннең дини тормышына зур өлеш кертүен, мөхтәсибәт белән уңышлы җитәкчелек итүен, күп еллар мөселманнарга һәм балаларга укыту-тәрбия бирү эшләренә җитәкчелек итүен билгеләп үтте.

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да, үз чиратында, шушы чарада җыелучыларга, аның хезмәтен бәяләүчеләргә рәхмәтен җиткереп: «Без хәзер бик бәхетле, дәүләтнең дингә борылган дәверендә, ТР Диния нәзарәте булышлыгында яшибез, – диде. – Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәтнең, республика мөфтие Камил хәзрәтнең мәчетләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә, башка илләр белән дипломатик элемтәләр урнаштырудагы өлешләре зур әһәмияткә ия. Нәзарәт бүгенге көндә кирәкле әсбаплар белән тәэмин итеп, безгә дөрес юнәлеш биреп тора. Алар булышлыгында һәм аларның абруйлыгы белән яшәве дә, эшләве дә җиңел. Һәр башлангычыбыз яклау таба, рәхмәт аларга!».

Рәсми котлаулардан соң, «Тарихи» мәчеттә эшләгән мөгаллимнәргә, остазларга, укып чыккан шәкертләргә сүз бирелде, дини һәм милли проектларны гамәлгә ашыру өчен матди ярдәмнәрен күрсәткән иганәчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Юбилей чарасының икенче өлешендә кунакларга иганәчеләрнең зур ярдәме белән идәненнән алып түшәменә кадәр, тышы һәм эче ремонтланган, матурайган, төзекләнгән «Тарихи» мәчет бинасын да күрсәттеләр. Хәзер аны танырлык түгел: уңайлыланган, яңарган, шул ук вакытта үз йөзен югалтмаган. Шулай итеп, Яшел Үзән иганәчеләре тарафыннан юбилейга зур бүләк ясалган.

Бу иман йортының халыкка тагын да шулай озын-озак дини хезмәт күрсәтүен, дин юлына басучыларның артып торуын теләп калабыз. Юбилей белән, дин кардәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев