Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Егетлегеңне исбатларга бер ел җитә

Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек ир хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем ителгән.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы җирле 24 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (хәрби хезмәттән качып калу) гаепле дип тапкан.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәт итү вакыты кыс ка – 1 ел гына булса да, егетләр Ватан алдында үз бурычларын үтәргә атлыгып тормыйлар шул. Риза булып хезмәт итеп кайтсалар, егетлекләрен исбатларлар, бу дөньяга икенчерәк күзлектән карарлар, эшкә җиңелрәк урнашу өчен үзләренә җирлек әзерләр иде. Белгәнебезчә, хәзер яңа алынган солдатларны кайнар нокталарга җибәрмиләр бит инде. Өстәвенә, элеккеге кебек киез итекләр дә, портянкалар да, ак якалар да юк.

«Дедовщина» дип аталган кыңгыр гамәлләргә дә азмы-күпме чик куелган. Хәтта ашханәләрдә дә бәрәңге әрчеп интегәсе юк. Аларын да махсус хезмәтләр – пешекчеләр башкара.

Судта ачыкланганча, 2020 елның язгы һәм көзге чакыру чорында хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларга бу егеткәебез бернинди сәбәпсез һәм дәлилләрсез комиссариатка килмәгән.

Судта хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд гаепле затка дәүләт кеременә 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Шулай итеп, бу япь-яшь егет үз биографиясен пычратып та өлгергән дип әйтү дөреслеккә туры килә. Суд каршында җавап биреп басып торганчы, 18 яшендә үк армиягә киткән булса, инде әллә кайчан хезмәт итеп кайткан һәм башкалар алдында йөзе дә якты булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев