3 декабрь 2021 яңалыклары
-
Федерация Советы РФдә минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны хуплады
Федерация Советы 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турында закон проектын хуплады.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы: кичерелгән коронавирус турында сертификатның гамәлдә булу вакыты хәзер бер ел тәшкил итә
Барлык яңа документларны нәкъ менә шушы чорга рәсмиләштерәләр, ә элек бирелгәннәре - 12 айга кадәр озайтыла.
-
ТР буенча Роспотребнадзор: коронавирустан прививка ясаган татарстанлылар саны 70%ка җитә
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән балигъ булганнар санының 67%ына прививка ясатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Үткәннәргә сәяхәт
Бу дөньяда кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышларның башында укытучы торганлыгын һәркем таный.
-
Татарстанда тәүлек эчендә 236 яңа коронавирус очрагы теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә 236 Covid-19 коронавирус очрагы теркәлгән. Зарарлану очракларының алтысы читтән кертелгән, калганнары — контактлылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Осиновода сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт бәйрәме узды
Осиново бистәсенең "Хыял" яшьләр комплексында тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле спорт дисциплиналарында сынап карадылар.
-
Һәр елны 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнә
Быел ул «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Аны билгеләүнең төп максаты – дөньяда куркыныч авыру – ВИЧ-инфекция турында тагын бер тапкыр искә төшерү, йоктыру очракларын булдырмау, аны кисәтү, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймау.
-
Россиядә яшүсмерләрне вакцинацияләү декабрь ахырында башланачак
Сәламәтлек саклау министрлыгы узган атнада 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен яңа вакцина теркәде. Коронавирустан прививкалар ата-аналар яки балигъ булмаган балаларның үз ризалыгы белән, әгәр ул 15 яшьтән зуррак булса, үткәреләчәк.
-
«Кешеләр фикеренә колак салырга һәм җиренә җиткерергә кирәк!»: Михаил Афанасьев Столичная урамындагы җир асты кичүенә капиталь ремонт ясауны бәяләде
Озак көтелгән капиталь ремонттан соң Яшел Үзәндә шәһәрдә бердәнбер җир асты кичүе ачылды. Монда керү урыннарын алыштырганнар, фасад, яктырту, эчке бизәкләү һәм пандуслар яңартканнар, яңгыр канализацияләре урнаштырганнар.