Сәламәтлек саклау министрлыгы: кичерелгән коронавирус турында сертификатның гамәлдә булу вакыты хәзер бер ел тәшкил итә
Барлык яңа документларны нәкъ менә шушы чорга рәсмиләштерәләр, ә элек бирелгәннәре - 12 айга кадәр озайтыла.
Элегрәк кичерелгән авыру турындагы сертификат алты ай дәвамында гамәлдә булган иде.
Әмма соңыннан документның гамәлдә булу вакытын ике тапкыр озайтырга дигән карар кабул ителде, бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев