Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәннәргә сәяхәт

Бу дөньяда кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышларның башында укытучы торганлыгын һәркем таный.

Укытучы – иң авыр, иң кирәк ле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, күңел пакълыгы белән дә тәрбияли. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Ә менә безнең Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп булды һәм хәзер дә алар шактый.

Шундый хисләр уяткан кеше ләрем нең берсе – хәзер инде лаек лы ялда гомер итүче Әминә Габд рахман кызы Әхмәтова булыр. Әминә апа белән без икәү бер сукмактан ике дистә елдан артык Бәчектән Урысбага авылына йөреп укыттык. Кар, буран, яңгыр димәдек, көндә яраткан эшебезгә җәяү чыгып китеп, исән-сау гына әйләнеп кайта идек. Җәяү йөргәч, сөйләшер сүзләр күп булды. Шул вакытта Әминә апа үзенең ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы турында кызык итеп сөйли иде. Ул иң беренче нәүбәттә үзен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала иде.

Һәм менә мин аның үзе турындагы истәлекләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм: «Гаиләдә без 9 бала үстек, мин бишенчесе. Апаларым мәктәпкә җыенганда, мин дә, әле 5-6 яшьләрдә генә булсам да, алар белән барасым килә иде. Апалар китә, ә мин елап артларыннан чабам. Алар кичен лампа яктысында дәрес әзерләгәндә мин дә язам, сызам, укырга тырышам. Әнием аптырагач, чүпрәктән букча тегеп бирде. Аңа сөенгәннәрем, әле дә күз алдында. Әтием шулвакыт: «Укытучы булыр бу бала, шуңа охшап тора», – диде. Ә инде укырга кергәч, миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алай гына да түгел, 3-4нче сыйныфларда укыганда күрше малайларын да өйгә җыеп кереп, дәрес бирә идем. Менә шулай итеп, Бәчек башлангыч мәктәбен тәмамладым. Укытучым Габдулла абый Гатауллинны хөрмәт белән искә алам. Ул минем укытучы һөнәрен сайлавыма бик шатланды, горурланды.

Туган авылымда башлангыч белем алганнан соң, Урысбага сигезъеллык мәктәбенә йөри башладым. Ул елларда балалар күп иде: 5А, 5Б сыйныфлары булып укыдык. Мәрхүмә Рокыя апа Биккинина дәресләре миндә укытучы булу теләген нык көчәйтте. Әле дә хәтеремдә, такта янында укытучы апа Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрен яттан укый. Ул шундый оста образга кереп сөйләде ки, без класс белән гаҗәпләнүебездән тын калдык. Шулчак күңелемнән: «Их, мин дә Рокыя апа кебек булсам иде», – дип хыялланып куйдым. 1968 елны без, 5 кыз, укуны дәвам итү өчен, Казанның 10нчы интернат мәктәбенә киттек. Тик сагынуым көчле булды, авылга кайттым. Иптәш кызларым Казан мәктәбендә укып, аттестат алганда, мин Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамладым. Ачасыр мәктәбе остазларым киләчәк һөнәремә салынган нигезне тагын да ныгытты. Мин инде, «Бары тик укытучы булам!» – дигән катгый карарга килеп, документларымны алдым да, читтән торып уку өчен КДУның тарих-филология факультетына сынаулар тапшырдым. Китәсемне белгәч, колхоз рәисе Рәфгать абый Гый ба дуллин справка бирергә теләмәде.

Ул мине әни урынына сыер савучы булып эшләргә чакырды. Чөнки әнием Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, I-II-III дәрәҗә Ана Даны медале белән бүләкләнгән атказанган колхозчы иде. Колхоз рәисе әниемә лаеклы алмашчы теләде. Хыялым тормышка ашты. Укыту дәверендә төрле шәһәрләрдә экскурсияләрдә булдык, Кунгур мәгарәләрендә йөрдек. Г.Тукай исемендәге колхозыбызда да күп хезмәт куйдык: чөгендер, бәрәңге алыштык, печән җыю да да катнаштык, кече ферма төзедек, фермаларны да агарттык. Ул чорларда балаларга укуда да, хезмәттә дә сынатмаска кирәк иде. Ир балалар комбайнер ярдәмчесе, көтүче булып та эшләде. Уку белән хезмәт бергә үрелеп барды».

Әминә Габдрахман кызы чын мәгънәсендә үз эшенең остазы була. Хезмәт юлының соңгы 25 елдан артыгын ул балаларга тарих-география фәнен укытуга багышлый. 1993 елда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, Мәгариф отличнигы исеменә лаек була. Әминә апаның хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә. Фидакарь хезмәте өчен ул «Хезмәт ветераны» исеменә, бик күп төрле мактау кәгазьләренә лаек була. Тормыш иптәше Габделхак абый белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше хәзерге(ред.) вакытта вафат. Кызлары Лилия дә укытучы һөнәрен сайлады. Хәзерге вакытта Әминә апа инде үзенә алмашка килгән, укытучы һөнәрен сайлаган укучылары белән нык горурлана. Фәрдәнә Ишметова, Фәния Закирова, Фәрдия Садриева, Фаил Рухин, Чулпан Маткулова, Айгөл Минһаҗева, Венера Насыйбуллина. «Алар мине бәхетленең дә бәхетлесе итте, димәк мин дөрес тормыш алып барганмын, гомерем заяга узмаган», – диеп горурлана хезмәт ветераны. Шушы көннәрдә язмам герое 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ә без исә, Түбән Урысбага мәктәбе коллективы, юбилярыбызны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, аңа бары тик сәламәтлек, балаларының, онык ларының рәхәтен кү реп, хезмәттәшләренең, күрше ләренең, авылдаш ларының ихтирамын тоеп, озын-озак гомер итүен теләп калабыз.

Әлфия Рухина,
Түбән Урысбага мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз амина апа