Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР буенча Роспотребнадзор: коронавирустан прививка ясаган татарстанлылар саны 70%ка җитә

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән балигъ булганнар санының 67%ына прививка ясатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Бүгенге көндә өлкәннәрнең 67% ына прививка ясатылган", - дип ачыклык кертте спикер.



Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80% ына прививка ясатырга кирәк. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм студентларга вакцинация ясау элеккечә үк актив түгел, дип өстәде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, халык кабат ясала торган вакцинацияне шактый актив узмый, бу килеп туган эпидситуациядә зур хата булып тора, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев