Татарстанда тәүлек эчендә 236 яңа коронавирус очрагы теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә 236 Covid-19 коронавирус очрагы теркәлгән. Зарарлану очракларының алтысы читтән кертелгән, калганнары — контактлылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"Сиксән тугыз кеше хастаханәгә салынган, 147 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.
Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 108 кеше йоктырган. Яр Чаллыда авыруның 14 очрагы билгеләнгән, ә Яшел Үзән һәм Түбән Камада — 11әр. Республиканың 35 муниципалитетында инфекциялеләр барлыгы ачыкланды.
Шулай итеп, 2021 елның 2 декабре мәгълүматлары буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 38 524 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 32 006 кешесе терелгән, өстәвенә, 270 кеше - узган тәүлектә.
Татарстанның 32 006 кешесе терелгән, өстәвенә, 270е -узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев