Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр елны 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнә

Быел ул «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Аны билгеләүнең төп максаты – дөньяда куркыныч авыру – ВИЧ-инфекция турында тагын бер тапкыр искә төшерү, йоктыру очракларын булдырмау, аны кисәтү, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймау.

Бу уңайдан «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена табибы Надежда Александровичка берничә сорау бирәбез:

– Надежда Александровна, бүгенге көндә республикада һәм Яшел Үзәндә әлеге куркыныч йогышлы авыру белән хәлләр ничек тора?
– 2021 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 059 очрагы теркәлде, алар арасында 7819 кеше үлде, шул исәптән ВИЧ-инфекциясе сәбәпле – 2 576 кеше. ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәптә тора. Республика халкының ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы (0,6%) күрсәткеченнән 2 тапкыр кимрәк.
2021 елның узган чорында респуб ликада ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,9%ка артты һәм уртача еллык күрсәткечтән 2,4%ка (100 мең кешегә 8,49) артып китә. 2021 елда ВИЧ-инфекция белән авыручы тагын 746 кеше ачыкланды, 2020 елда– 749 кеше. ВИЧ очраклары, Актаныш, Кама Тамагы һәм Мөслим районнарыннан кала, республиканың барлык районнарында теркәлгән. Арту 16 районда күзәтелә, ә тугызында 1,5 тап кырга. әйтик, Азнакай, Аксубай, Әл мәт, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Лениногорск, Менделеевск, Чирмешән районнарында. Яшел Үзәндә 2020 елда ВИЧ-инфекциянең 46 очрагы, 2021 елның 9 аенда 34 яңа очрак теркәлде. ВИЧ инфекцияле кешеләрнең күбесе – ир-атлар, 30-39 яшьлек затлар һәм халыкның эшләмәүче өлеше.

– ВИЧ-инфекция ничек йога?
– Бердәнбер зарарлану чыганагы булып бөтен стадияләрдә ВИЧ-инфек цияле кеше тора. ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру элеккечә беренче урында. Вирусның бары тик кан, җенес сыеклыклары һәм күкрәк сөте аркылы күчүе төгәл билгеле. Җенси юл белән йога торган авырулар ВИЧ белән зарарлану куркынычын шактый арттыра. Вирус йөкләмәсе никадәр түбән булса, авыру кешедә вирус йоктыру сәләте шулкадәр кимрәк була. ВИЧ-инфекцияле кеше кулланган стериль булмаган шприцлар һәм энәләр файдалану ВИЧ йоктыруның еш очрый торган юлы. Энә белән медицина манипуляцияләре ясаганда очраклы уколлардан аермалы буларак, гомуми энәләр аркылы чир йоктыру куркынычы күпкә зуррак, чөнки инъекцион наркотиклар кулланучы энәләргә кан җыйдырып, аларның дөрес торышын тикшереп карый.
Профилактик чаралар булмаганда, йөкле вакытта ВИЧның әнидән балага күчү ешлыгы 15-30 процентны тәшкил итә. Бу очракларда ВИЧ-инфекция йоктыруның 75 процент очрагы йөклелекнең соңгы срокларына һәм бала табу вакытына туры килә.

– ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?
– ВИЧтан саклану өчен наркотиклар кулланмаска, стериль кораллар кулланылмый торган шикле урыннарда татуировкалар һәм пирсинг яки тире катламын боза торган башка процедуралар ясатмаска кирәк. Һәрвакытта да шәхси кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы һәм мунчала булырга тиеш. Очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән презервативлар кулланырга кирәк. Бу гади кагыйдәләр кешене вирустан саклый ала.

Мөһим: ВИЧ-инфекциясенә лаборатор тест кына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

  • ВИЧ-инфекцияләренә тест үткәрү тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү гамәлгә ашырыла торган медицина оешмаларының адреслары турында халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә мөмкин.
  • «ТР ССМның СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССО сайтында InfoSPID.ru һәм
  • (843)272-70-90 ышаныч телефоны буенча ВИЧ буенча кызыксындырган сорауларны бирергә була.
  • Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе бөтен кешене үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга, сәламәтлегенә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ВИЧ-инфек циясенә ел саен ирек ле тикшерү узарга чакыра.
  • Шулай ук Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге тарафыннан күрсәтелгән чордаСПИД ЦЕНТР Казань — Официальный сайт СПИД ЦЕНТР КазаньInfoSPID.ru
  • ВИЧ-инфекциясе проблемасы буенча 8 800 555 49 43 телефоны аша «кайнар линия» оештырыла.
    – Үзең белә торып ВИЧ-инфекция йоктыручылар өчен җаваплылык каралганмы?
    – РФ Административ кодексының 6,1нче маддәсе нигезендә ВИЧ-инфек циясе белән зарарлану куркынычы тудырган өчен җаваплылык каралган.

  • Штраф 500 сумнан 1мең сумга кадәр булырга мөмкин.
    Ә инде үзендә авыру булуын белә торып аны йоктырган өчен РФ Җи наятьләр кодексының 122нче маддәсе буенча җинаять җавап лылыгы каралган. Андый очракларда 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителүләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев