Яшьләрне ярыш берләштерә. Мамадыш-Әкил авылында узган чарада дүрт авылдан 70 спортчы катнашты
Әлеге ярыш махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашларыбыз – Рәзил Закировның, Рамил Йосыповның һәм шулай ук Әфганстан сугышында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Кадыйровның якты истәлегенә һәм хәзерге вакытта МХОда хезмәт итүчеләр – Эльмир Миңнуллин, Илнар Әхмәтшин, Алмаз Миңнуллин, Илнур Камаловларның җиңү яулап, тизрәк әйләнеп кайтуларына багышлап үткәрелде.
Турнир авыл яшьләре инициативасы белән оештырылды. Аерым алганда, Азат Галиев, Фәнис Хәйруллин футбол кырын әзерләүгә, капкалар ясауга, банерлар урнаштыруга һәм башка бик күп оештыру эшләренә зур өлеш кертте. Аларга бу гамәлләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Әлеге ярышны барыбыз да көтеп алдык. Әйтергә генә ансат, 70 егет 6 командага берләшеп көчле һәм кызыклы уен күрсәтте.
Турнирда Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Мулла Иле, Юынчы авылларыннан барлыгы 70 егет, 6 команда «Футбол берләштерә!» девизы астында ярышты. Футболның иң әйбәт һәм күпләрне җәлеп итә торган спорт төре булуын бу турнир тагын бер тапкыр исбатлады. Ярата яшьләр футболны!
Мәйдан бу көнне гөрләп торды, нәтиҗәдә, беренче ярым финалга Мулла Иле-1 һәм Юынчы командалары, икенче ярым финалга Мамадыш-Әкил һәм Мулла Иле-2 командалары чыкты.
Ә инде финал өчен көрәш бик киеренке һәм эмоциональ булып, анда Мулла Иленең 2 командасы – 1-2нче урыннар, ә 3-4нче урын өчен Мамадыш һәм Юынчы командалары очрашты.
Хәзер инде әлеге үзенчәлекле һәм кызыклы ярышның җиңүчеләрен билгеләргә кирәк. Мулла Иле-1 командасы лаеклы рәвештә 1нче урынны алса, Мулла Иле-2 командасы – 2нче урында. Мамадыш Әкилнекеләр 3нче урында булса, Юынчы командасы – 4нче урында. Катнашучыларның һәркайсы оста алымнар кулланып, җиңүгә омтылып, матур голлар кертеп, искиткеч футбол уенын күрсәтте.
Турнир барышында музыка тавышы тынмады, ә янәшәдә кыр кухнясы эшләде, футболчылар, килгән кунаклар, авылдашлар тәмледән-тәмле шурпа, коймак, бәлеш һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Белгәнебезчә, ярыш ярыш инде ул. Анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Биредә җиңүчеләрне генә түгел, катнашучыларны да бүләкләү тантанасы булды, аларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр, ә оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бер генә катнашучы да бу чарадан буш кул белән китмәгәндер. Бүләге булмаса, бәйрәм хисләрен алды ул аннан, бердәмлекнең нинди көчле булуын, һичшиксез, җиңүгә китерүен, ә Ватан азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең истәлеге мәңгелек икәнлеген күрде. Онытылмаслык спорт бәйрәме булды ул.
Айгиз Галиев. Мамадыш-Әкил
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев