«Без — 80нче еллар балалары. Соңгы октябрятлар» - Лилия Шашкина
Без – октябрят итеп кабул ителгән соңгы буын. Әмма без пионер булырга өлгермәсәк тә, кешеләргә юл яктырту өчен йөрәген суырып алган Данко образын күрсәткән «Данко дуслары ассоциациясе» дигән мактаулы исемне йөртүгә йөрттек.
Без, шулай ук, Ленин турында китаплар укып, сугыш турында фильмнар карап, тере ветераннар сөйләгәннәрне ишетеп, әби-бабаларыбыз – ачлык күргән, үз әти-әниләренең бөек батырлыгының шаһиты булган сугыш балаларының тарихын каныбызга, хәтер түренә сеңдереп үстек.
Менә шуның өчен, вакыт җиткәч, безнең буын да өйдә утырып кала алмады. Алар Ватанны сакларга акча артыннан да, дан артыннан да түгел, ә хакыйкать өчен китте. Идея өчен. Хәтер өчен.
Минем энем, Руслан Рәеф улы Сибгатуллин, хәрби операциянең беренче көнендә үк үз теләге белән контрактка кул куйды. Шуны да әйтәм, аны ул вакытта беребез дә аңламады. Ләкин ул йөрәккә үтәрлек һәм мәңге онытылмаслык сүзләр әйтте: «Минем бабай сугышкан, батырларча илне саклаган. Мин – аның дәвамчысы. Минем аның истәлегенә хыянәт итәргә хакым юк», – диде.

Руслан МХОга киткәч без бик борчылдык, көн саен аңардан хәбәр көттек, аның исәнлеге өчен догалар кылдык. Ике ел элек ул беренче тапкыр каты яраланды, кулына бик җитди операция ясалды. Һәм госпитальдән соң, наркоздан әле айнып җитмәгән килеш ул: «Җиңү безнеке булачак!» – диде. Аннары аңа авыр һәм озак тернәкләнү узарга туры килде. Анда да сынмады, яралары төзәлеп җитмәгән килеш тә, кире сугыш кырына китмичә түзә алмады, намусы кушмады. Ә аңа монда – тынычлыкта калырга була иде, югыйсә. Юк. Ватаны алдындагы бурычы аны махсус хәрби операциягә яңадан чакырды. Ул анда күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә ия булды, горур офицер исеменә иреште…
Күптән түгел – янә алгы сызык һәм тагын яралану. Аңа мөһим хәрби бурыч үтәгәндә минага басарга туры килә, аяк табанының сөякләре чәрдәкләнеп бетә. Хәтта шундый авыр яра алгач та ул, бөтен авыртуларны басып, дога сыман: «Җиңү безнеке булачак!» – дип кабатлый. Һәм син аның сүзләренә бер шиксез ышанасың. Тирән ярасының бертуктаусыз авыртуларына карамастан, Руслан сынмады. Шуңа күрә аңа офицер дәрәҗәсе дә юкка гына бирелмәгән.

Энем Руслан Сибгатуллин кебек егетләр булганда, безнең илгә бернинди дә куркыныч янамас. Чөнки аларның канына безнең гаилә тарихы һәм бабаларыбызның сүнмәс батырлыгы сеңгән.
Рәхмәт, энем! Без – туганнарың, әти-әниең, дус-ишләрең синең белән бик горурланабыз! Авыр яраларың төзәлеп, үзең савыгып, Җиңү белән әйләнеп кайт! Без – көтәбез, көн саен, сәгать саен, минут саен.
Лилия Шашкина, Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев