Әйтәм әле

Телефон экраны авыл клубыннан кадерлерәк булып чыктымы?

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Беркөнне кызларым да кич белән дискотекага чыгып китте. Көн җылы булганлыктан, аны клуб ишегалдында үткәргәннәр. Әмма анда кеше бик аз җыелган. Шул чакта күңелгә төрле уйлар килә: әллә бүгенге яшьләргә дискотека кызык түгелме?

Безнең яшьлектә исә бөтенләй башкача иде. Атна буе шимбә кичен көтә идек. Матур итеп киенеп, чаба-чаба клубка ашыга идек. Анда җыр да, бию дә, көлү дә, аралашу да бар иде. Күпләрнең мәхәббәт тарихы да нәкъ менә авыл клубыннан башланды.

Хәзер исә яшьләрнең күбесе телефон экранына тартыла кебек. Виртуаль аралашу чын очрашуларны алыштыра бара. Әмма телефон аша алган хисләр беркайчан да тере аралашуны, бергәләп көлүне, биюне, яшьлекнең кабатланмас мизгелләрен алыштыра алмый.
Яшьлек бик тиз уза. Шуңа күрә һәр мизгеленең кадерен белергә кирәк. Өйдә генә утырмагыз, аралашыгыз, дуслар табыгыз, биегез, күңел ачыгыз. Еллар үткәч, нәкъ менә шул хатирәләр күңелне җылытып яшәтәчәк.

#әйтәмәле


Нет комментариев