Танышу рубрикасы кирәкме?
Кызлар, хәерле көннәр! Авылга әти-әнием янына кайткач, сезнең газетага тап булдым. Төсләре ачык, информация күп, искиткеч матур газетага әйләнгән икән дип, горурланып укыдым әле. Социаль челтәрләрегезне инде көн саен укып, күзәтеп барам. Бер тәкъдимем бар иде.
Үзебезнең авылда да буйдак һәм шулай ук кияүдә булмаган кызлар бар. Алар инде язмышлары белән килешеп, ялгызлыкта яши бирә. Тәкъдимем шул: бәлки сез үзегезнең социаль челтәр битләрендә танышу-кавышу сыманрак рубрика ачып җибәрерсез. Газетагызда бу мәгълүмат бар һәм түләүле икәнен беләм. Социаль челтәрләр аша танышу хәзерге заманда бик нормаль күренеш бит, уйлап карагыз әле, кызлар. «ЯҮ» аша танышып, гаилә кора алсалар, күпме кешене бәхетле итә алыр идегез. Саваплы эш булыр иде. Хөрмәт белән, сезнең социаль челтәрләрне даими карап баручы абыегыз.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев