«Ник Сабан туеның ямен җибәреп, бака туе ясарга?!»
Әйтәм әле

«Ник Сабан туеның ямен җибәреп, бака туе ясарга?!»

Быел Яшел Үзән Сабан туена Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова килде.

Мәйдан уртасындагы сәхнә янында умарта оясы кебек гөжләгән халык аркасында әллә үзен тыңладык, әллә магнитофоннан гына җибәргән язмасын. Рәхәтләнеп карап булмады. Урындыкта утыручылар өчен түгел, ә мәйданга кереп өлгергән кешеләр өчен генә булды кебек бу чыгыш. Оештыручылар кая карый, ник Сабан туеның ямен җибәреп, бака туе ясарга?! Иң әүвәл мәйданга һәркемне керттеләр, инде урын калмагач, ябып куйдылар, тәртип саклаучылар теләүчеләрне кире борды. Бу хәл ел да кабатлана, әмма сабак алучы гына юк.

Фото: Чулпан гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев