Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Экскурсия дип, ерак йөрисе түгел, матур, истәлекле урыннар үзебездә дә җитәрлек»

Ел ахырында сыйныф белән берәр экскурсиягә барырга кирәк дигән сорау туды. Исемлек зур, Ульян да бар анда, Болгар да. Без үзебезнең райондагы ачык һавадагы «Татар авылы» музеена тукталдык.

Һәм һич кенә дә ялгышмадык. Беренчедән, юл ерак түгел, музей хуҗасы Миңнедамир абый гармун уйнап, татарча җырлар белән каршы ала. Ләм-мим бер сүз татарча белмәгән балалар да авыз ачып карап тора. 19-20нче гасырда яшәгән татарларның көнкүреше, тарихы, гореф-гадәтләре белән якыннан танышу өчен шәп урын. Тәмле төшке аш белән сыйланганнан соң, балаларга кыстыбый пешерү буенча мастер-класс оештырылды. Мичтә пешкән кыстыбый ашаганыгыз бар идеме? Ә без авыз иттек. Үзең әзерләгән аеруча да тәмле була бит әле ул. Кошлар, йорт хайваннары белән якыннан аралашу тавык та күрмәгән шәһәр балаларына могҗизага тиң иде. Таган атынып, фотоларга төшеп, бер кочак эмоцияләр һәм мәгълүмат туплап кайттык Яшел Үзәнебезгә. Әйтәсе килгәнем шул: экскурсия дип, ерак йөрисе түгел, матур, истәлекле урыннар үзебездә дә җитәрлек. Иң әүвәл балаларыбызга районыбызның тарихи урыннарын күрсәтик.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев