Безгә үзебезнең түземсезлектән оялырга кирәктер?
Әйтәм әле

Безгә үзебезнең түземсезлектән оялырга кирәктер?

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Көн дә автобуста йөргәч, нинди генә хәлләргә, нинди генә очракларга тап булмыйсың. Бер көнне автобуска кофта эченә мәче баласы кыстырган кыз килеп керде. Теге бәләкәч түшеннән башын чыгара да – «мияу» ди, тагын чыгара да – «мияу» ди. Төксе генә кыяфәттә баручы пассажирларның күбесе шул мизгелдә елмаеп куйды. Шул күренешкә карап, бер уй килде: әгәр мәче баласы урынында сабый бала утырып, елап җибәрсә, шул ук пассажирларның кайберләре канәгатьсезлек белдермәс идеме икән? «Балаңны да тынычландыра алмыйсың», – дип гаепләүчеләр дә табылыр иде, мөгаен.

Ни өчен без мәче баласының мияулавын елмаеп кабул итәбез дә, сабый елавына түземсезлек күрсәтәбез икән? Бәлки, мәче баласы бездән берни дә таләп итми, ә бала елавы исә безне сабыр булырга, башкаларның хәлен дә аңларга чакырадыр? Ә бәлки, безгә кайчак баланың елавыннан түгел, үзебезнең түземсезлектән оялырга кирәктер? Бу сорауга төгәл җавапны һич кенә дә таба алмыйм.


Нет комментариев