Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Балаларыбызны өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтик әле, җәмәгать!»

Әй, рәхәт заманда яшибез дә инде. Аноним рәвештә теләсә-нәрсә хакында социаль челтәргә язучылар күбәеп китте.

Соңгы арада Яшел Үзән мәктәпләре телдән төшми. Кайбер «акыллы» әти-әниләр үзләренең балаларын яклап, укытучыларга яла ягудан да чирканмый. Бала белем алырга атлыгып тормый, укымый икән, монда мәктәпнең бернинди дә катнашы юк. Дәрестә утырып кайту бер ул, алган белемне ныгыту өчен өйдә дә шөгыльләнергә кирәк. Йөрәк җимешләребезне балалар бакчасы да, мәктәп тә тәрбияләми, төп тәрбия гаиләдән килә. Ни кызганыч, хәзерге көндә һәркем телефонда, әти-әни дә, балалар да. Бергәләп кичке аш янында сөйләшеп утырулар, фильмнар карау, саф һавада ял итү кебек гади генә нәрсәләр онытыла бара. Гаепне үзебездән түгел, читтән эзлисе рәхәт шул. Иң әүвәл балаларыбызны өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтик әле, җәмәгать!

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев