Анекдотлар чын тормыштан алына
Бер кызык хәлне газета укучыларга да сөйлим әле. Ирем эшендә ашханәгә кергән, күрше өстәлдә Булат Бәйрәмов белән Ринат Рәхмәтуллин да ашап утыра икән.
Бер кызык хәлне газета укучыларга да сөйлим әле. Ирем эшендә ашханәгә кергән, күрше өстәлдә Булат Бәйрәмов белән Ринат Рәхмәтуллин да ашап утыра икән. Икенче катка төшкәч, бер татар хезмәттәшенә бу хакта әйткән. Тегесе бу җырчыларның кемнәр икәнен, гомумән, белми икән. Бу ханым шулай да аптырап калмаган, идән юучы апага: «Бар төшеп кара әле, анда столовыйда Булат Рәхмәтуллин бәйрәм итә», – дигән. Мин әйтәм, анекдотлар чын тормыштан алына. Аннан, Бәйрәмов белән Рәхмәтуллинны да белмәүче татарлар бар икән, дип аптырадым.
Фото: соц. челтәрләрдәге видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев