Адым саен кафе, әмма күңелгә ятарлыгы калмады...
Шәһәрдә тәмләп кенә кереп сыйланыйм дисәң дә, соңгы вакытта күңелгә ятарлык урын табуы кыенлашты.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Әйе, кафелар адым саен ачыла. Баштарак алар сыйфатлы хезмәте, мул порцияләре һәм бай менюсы белән җәлеп итә.Әмма, бераз вакыт узуга, күпләренең эш алымы үзгәрә: тәлинкәдәге ризык күләме кими, бәяләр исә арта. Өйдә көн саен пешеренеп тә арыта. Кайчак берни уйламыйча гына кафега барып, рәхәтләнеп тукланасы килә.
Беркөнне гаиләбез белән һәрвакыт яратып йөргән кафега юл тоттык. Әмма анда да күңелсез үзгәрешләр көткән икән: меню шактый ярлыланган, элекке төрлелек юкка чыккан. Өстәвенә, гаилә белән ашап чыккач, 5 мең сумнан артык акча калдырдык. Ә алган тәэсиребез бу бәягә бөтенләй туры килмәде.
#әйтәмәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев