Уразлы авылында гомер итүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Әнвәр Нурмөхәммәт улы Мөхәммәтҗановның февраль аенда 90 яшьлек юбилее
Шулай ук апабыз Мәүлия Нурмөхәммәт кызы Мөхәммәтҗанованың да туган көне.
Кадерлеләребез! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, туган йортыбызның яме булып, әни белән тигезлектә безне сөендереп яшәвегезне телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртегезне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын.
Юбилеең котлы булсын, әти,
Бездән сиңа бары бер теләк.
Син бүген дә безгә кирәк кеше,
Син бүген дә безгә нык терәк!
Иң изге теләкләр белән, барлык балалар.
Нет комментариев