Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Тугай авылында яшәүче кадерле әтиебез Хабибулла Нәбиулла улы Минһаҗевны кичә билгеләгән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

30 марта 2023, 11:30

112

0

0

Аңа Аллаһ Тәгалә исәнлек-саулык, хәерле бәрәкәтле гомер, җан тынычлыгы, күңел пакълыгы бирсен. Алдагы көннәреңдә дә әни белән бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып, озак бәхетле еллар кичерер­гә язсын. Кайткан саен колач җәеп каршы алучы әти-әниебез булганда, без чиксез бәхетлебез һәм рәхмәтлебез.


Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
СөбеһанАллаһ, әтиебез,
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бит, әти, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әти, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең, улың, кияүләрең, кызларың, киленнәрең, оныкларың һәм дә оныкчыкларың.
Шулай ук бу теләкләргә туганнарың һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев