Олы Шырдан авылында яшәүче кадерле әниебез Дания Лотфулла кызы Галиуллинаның олуг юбилее
Кадерле әниебез, без сине ихлас күңелебездән шушы олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез, сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, алдагы тормышыңда чиксез бәхетләр телибез.
Инде ничәнче кат язлар килә,
Бүләк итеп матур гөлләрен,
Бәхет белән үтсен гомерләрең,
Котлы булсын туган көннәрең.
Син булганда, әни, бәхетле без,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Һәр көн сиңа бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка,
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Гомерләрең, әни, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әнием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булыйк сиңа, әнием!
Изге теләкләр белән, кызың Рузалия, киявең Раһип, оныгың Альбина, Ринат, оныкчыкларың Камилла, Самира.
Нет комментариев