Кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз!
35 ел кулга кул тотынышып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирам зур сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел өзелеп ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык булып,
Озак-озак тигез яшәгез.
Сезне чиксез яратып:
Фәнил-Аида, Айгиз-Энҗе, Адилә, Иделия, Энҗе.
Нет комментариев