Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Күгәй авылында гомер итүче газиз әниебез Рузалия Гомәр кызы Гыйләҗеваның 15 декабрьдә гомер бәйрәме – юбилее булып узды

17 декабря 2022, 09:26

171

0

0

Күгәй авылында гомер итүче газиз әниебез Рузалия Гомәр кызы Гыйләҗеваның 15 декабрьдә гомер бәйрәме – юбилее булып узды

 

Кадерле, сөекле әниебез!
Туган көнең белән котлап, йөрәк түрләребездән чык кан иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык лар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, озак яшәргә насыйп булсын.

«Әни!» диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
«Әни!» диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Син булганга күрә, әни,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.


Яратып, улларың Шәүкәт белән Җәүдәт,
киленнәрең Гөлназ белән Алинә һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев