Юынчы авылында яшәүче әтиебез Хәбибулла Касыйм улы Сафиуллинның 10 декабрьдә 70 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк, куаныч булып, бала-оныклар бәхетенә сөенеп, аларның игелекләрен күреп, һәр якты көнгә куанып, мул, бәрәкәтле тормышта яшәвегезне телибез!
Юбилеең котлы булсын, әти,
Бездән сиңа бары бер теләк.
Син бүген дә безгә кирәк кеше,
Син бүген дә безгә нык терәк!
Әтиле йорт – икмәкле йорт диләр,
Әтиле йорт – бәхетле нигез.
Сез үрнәксез безгә, әни белән,
Һәрчак бергә яшәгез тигез!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез Рузалия, улың Илфат, киленең Гөлсәрия, киявең Рәсүл, оныкларың Әмир, Әминә, Муса, кода-кодагыйларың, туганнарың, күршеләрең исеменнән, кызың Лилия.
Нет комментариев