Яшел Үзәндә гомер итүче якын кешебез Булат Марат улы Султаев үзенең 30 яшьлек юбилеен билгеләде
Поздравления

Яшел Үзәндә гомер итүче якын кешебез Булат Марат улы Султаев үзенең 30 яшьлек юбилеен билгеләде

Көчле рухлы чын ир-ат, ышанычлы гаилә башлыгы, яраткан тормыш иптәше һәм хөрмәтле киявебезне гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, пар канатлы һәм бәхетле озын гомерләр, күңел тынычлыгы телибез.  Балаларны тигезлектә үстереп, уңышларына сөенергә, муллыкта, дуслар-туганнар белән шатлык-борчуларны уртаклашып, бәрәкәтле гомерләр яшәргә насыйп итсен.

 Үткән гомерне буйлыйсың…
Уйлыйсың… Шунсыз булмый.
Бер янасың, бер көясең —
Утыз яшь утсыз булмый.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Жаныңда — сөю жылысы,
Табында ашың булсын…
Калганнарын санап тормыйк,
Жилкәңдә башың булсын.

Ихлас теләкләр белән, хатының, балаларың, әти-әниең, әби-бабаең.

Нет комментариев