Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген 8 февраль көнне Күгәй авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебезнең  65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз

08 февраля 2023, 12:11

243

0

0

Бүген 8 февраль көнне Күгәй авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебезнең  65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз

Туган көнең белән сине, әниебез, куз нурыбыз!

Кадерле әниебез,бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып, җан җимешем, балам, дип чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. 

Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Иң изге телэкләр белән, сине яратып тормыш иптәшең Рафил, балаларың, кияү-киленнәрең.😘😘😘

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X