Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез Тәлгат Газиз улы Гатауллинны 75 яшь юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез

20 февраля 2023, 09:00

212

0

0

Бакырчы авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез Тәлгат Газиз улы Гатауллинны 75 яшь юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас күңелдән язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер итәргә язсын!


Әтиебез! Безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә!


Иң изге теләкләр, хөрмәт белән, балаларың, оныкларың,
туганнарың, тормыш иптәшең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев