Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Бакырчы авылында гомер итүче Әлфия Юныс кызы Бәхтиярованың туган көне – 60 яшьлек юбилее

28 января 2023, 16:36

173

0

0

Бакырчы авылында гомер итүче Әлфия Юныс кызы Бәхтиярованың туган көне – 60 яшьлек юбилее

Хөрмәтле туганыбыз! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Сине ихлас күңелдән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
 

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Күңел җылысы белән, барлык туганнарың исеменнән Фәйрүзә Бәхтиярова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев